Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чиста болыннар» тыюлыгында Халыкара кошлар көнен танып-белү программасы белән билгеләп үтәчәкләр

Оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр

31 мартта, «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгының административ бинасында Халыкара кошлар көненә багышланган чара узачак. Яшь чистайлыларны мастер-класс һәм сирәк очрый торган канатлы кошлар белән танышу программасы көтә. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана.

 

Оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Кунакларны бәйрәм тарихы һәм Чистай районында яшәүче кошлар турында мавыктыргыч хикәя көтә. Катнашучыларга Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый һәм саклана торган кош төрләре турында сөйләячәкләр. Малайлар һәм кызлар махсус яклауга мохтаҗ кошларның тышкы кыяфәтендәге үзенчәлекләре, гадәтләре һәм яшәү тирәлеге турында беләчәкләр.

 

Программада шулай ук иҗади мастер-класс та бар. Остазлар җитәкчелегендә һәр катнашучы уникаль эшләнмә – сирәк очрый торган кош ясый алачак, ул очрашу истәлеге булып торачак.

 

Керү ирекле, ләкин урыннар саны чикләнгән. Алдан язылу өчен телефон: 8-927-403-12-52.

Барлык теләүчеләр чакырыла! Кызыклы һәм эчтәлекле булачак. Безнең төбәктәге кошларның гаҗәеп дөньясы белән якыннан танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев