Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чиста болыннар» тыюлыгында «Балыкны яшәтергә» дигән экологик акция үткәрделәр

Акциянең максаты – Зур Булдырь күлен кышкы чорда балыкларны яшәтү өчен кирәкле булган кислород дәрәҗәсе белән тәэмин итү

Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының биологик ресурслар буенча хезмәткәрләре дәүләт контроле, күзәтчелек һәм су биоресурсларын саклау буенча Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Галкин һәм дзюдо тренеры Евгений Столяров белән бергә «Балыкны яшәтергә» экологик акциясендә катнаштылар.

Әлеге чара «Чиста болыннар» тыюлыгында узды. Акциянең максаты – Зур Булдырь күлен кышкы чорда балыкларны яшәтү өчен кислорд дәрәҗәсе белән тәэмин итү.

Су астында яшәүчеләрне һава җитмәүдән саклап калу өчен, белгечләр сулыкның бозын бораулап 200ләп бәке ясадылар һәм махсус җиһаз –аэратор кулландылар. Ул суның калын катламын кислород белән тукландырды.

«Мондый эшләр үткәрү су астында яшәүчеләргә үлем очраклары янаганда, каты салкыннар вакытында, эрегән кислородның дәрәҗәсе кисәк төшкәндә балыкларны кышлатуда уңайлы шартларны булдырып торырга һәм аларны күпләп үлүдән саклап калырга ярдәм итә», – дип ачыклык кертте эшләр тәмамланганнан соң «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы начальнигы Максим Сергеевич Улыбин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев