«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә гаилә экологик десанты узды
...
«Парклар маршы 2026» халыкара акциясе кысаларында «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә гаилә экологик десанты узды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге һәм ата-аналар берлеге.
Чарада катнашучы гаиләләрнең барысын да уртак максат – тыюлык территориясен чүп-чардан чистарту берләштерде. Чисталык урнаштыру гадәти булмаган конкурс форматында узды, бу дәрт өстәде һәм файдалы эшне мавыктыргыч гаилә ярышына әйләндерде.
Командалар чүп җыюда көч сынаштылар. Ярыш йомгаклары буенча иң күп чүп-чар җыйган өч гаилә бүләкләнде. Экологик десантта катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара хуш исле чәй эчү белән тәмамланды, ул мөһим һәм кирәкле вакыйгага ямь өстәде.
«Мондый акцияләр табигатьне саклап кына калмыйча, гаилә кыйммәтләрен дә ныгыта, буыннарны уртак эш белән берләштерә», – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев