«Чиста болын»нар табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин тыюлык зонасында нинди эшчәнлек төрләре рөхсәт ителүе, ә кайсылары тыю астында булуы турында сөйләде
«Чиста болын»нар табигать тыюлыгының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы бай һәм төрледән-төрле
Безнең районда махсус саклана торган табигать территориясе бар. Ул төбәк әһәмиятендәге «Чиста болын»нар дәүләт тыюлыгы. Күпсанлы утраулары булган бу уникаль су-сазлык комплексы 2001 елда тыюлык территориясе дип игълан ителгән. 14201,53 гектар мәйданлы тыюлык территориясе Чулман елгасына койган Чишмә һәм Прость елгалары тугайларының территориясен һәм үзәк өлешен үз эченә ала. «Чиста болын»нар Малые реки, Змеево, Булдырь, Четырчы, Рус Сарсазы, Суворовка, Каратаевка авыллары янында урнашкан. Табигать тыюлыгының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы бай һәм күптөрле. Аның территориясендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр күп.
«Чиста болын»нар табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин тыюлык зонасында нинди эшчәнлек төрләре рөхсәт ителүе, ә кайсылары тыю астында булуы турында сөйләде.
— Безнең тыюлык территориясендә, канунны бозмаса, һәвәскәр балык тоту рөхсәт ителә. Шулай ук һәвәскәрләр һәм спорт авы белән шөгыльләнергә (язгы чорда аулаудан тыш), шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә санны җайга салу максатларында аучылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән килештерелгән срокларда һәм махсус билгеләнгән урыннарда печән чабу, терлекләрне йөртү һәм эчертү, тыюлык администрациясе белән килештереп, махсус бүлеп бирелгән участокларда умарталык урнаштыру рөхсәт ителә, — дип аңлатты Максим Улыбин.
— Гөмбә, җиләк җыярга ярыймы?
— Тыюлык территориясендәге кыргый үсеп утыручы җиләк-җимешләрне, гөмбә, башка азык ресурсларын, дару үсемлекләрен үз ихтыяҗларың өчен җыярга, әлбәттә, ярый. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрне генә җыю катгый тыела.
— «Чиста болын»нар территориясендә нәрсә эшләргә ярамый?
— Табигать ландшафтын һәм аның компонентларын саклап калуга яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела. Болар — язгы ау, төзелеш, күмәк бакчачылык һәм яшелчәчелек өчен җир кишәрлекләре бирү, гомуми файдаланудагы юллардан читтә, печән чабу чорыннан (15 июльдән 1 сентябрьгә кадәр) тыш, авто һәм мототранспортта йөрү һәм алар өчен тукталыш ясау; авария, табигый бәла-каза һәм гадәттән тыш хәлләр очракларыннан тыш, кече күләмле моторлы суднолар һәм катерларны йөртү һәм кую, туристлык тукталышлары, бивуаклар, лагерьлар кору, моның өчен билгеләнгән урыннардан читтә учак ягу, тыюлык территориясен чүпләү, терлек көтүе йөртү, сәнәгать балыкчылыгы.
Әңгәмә азагында Максим Улыбин билгеләп үткәнчә, «Чиста болын»нар дәүләт табигать тыюлыгы чикләрен билгеләү өчен мәгълүмати аншлаглар куелган.
Бу кызык!
Тыюлык территориясендә кошларның 200гә якын төре очрый, 62 төре сирәк һәм бик сирәк очрый торган кошлар, 19ы Кызыл китапка кертелгән (шул исәптән ак койрыклы бөркетләр, шипун токымлы аккошлар, соры торналар, саз ябалаклары). Тыюлыкта 200гә якын үсемлек төре бар, шуларның 19ы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Тыюлык территориясендә аучылык-промысел имезүче хайваннарның 12 төре яши. Күпсанлылары исәбенә ондатра, үр куяны, төлке һәм америка чәшкесе керә. Кыр кәҗәсе, сусар, сасы көзән, ас, енотсыман эт, бурсык һәм кондыз сирәк очрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев