Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЧИШМӘНЕ ТОРГЫЗУ — ИЗГЕ ЭШ!

Чишмә территориясен торгызу, төзекләндерү — мөһим һәм кирәкле чара.

Менә ярты ел инде җир­ле мөселман дини оешмасы — Чистай шәһәре мөхтә­сибәтенең Уракчы авылы һәм Үзәкләштерелгән дини оешманың Чистай районы мәхәлләсе-Татарстан Респуб­ликасы мөселманнарының Диния нәзарәте Уракчы авылында 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә «Җирле Чишмә — мәдәни һәм экологик туризм объекты» проектын тормышка ашыра!

«Торна сазы» чишмәсе Уракчы авылы башында урнашкан. Авылның аксакаллары әйтүенчә, 1928 елда халык бу җирләргә күченгән вакытта бу чишмә иң куәтле су чыганагы булган.

Җирлекнең беренче елларында инеш ярында торналар оя корган. Чишмә суыннан бөтен авыл халкы файдаланган. Чыганак 3,5 м тирәнлектә ята, су чыгуы балчыктан торган сулы катламнан килә. Чишмәнең төбе балчыклы. Чишмә суы тыныч, басымсыз ага.
Чишмә-җир асты сулары­ның коры җир өслегенә табигый чыгуы. Чишмәләр уникаль табигый сулыклар булып тора, өске чыганакларны туендыруда, су балансын саклау­да зур әһәмияткә ия. Җирнең тирәнлегеннән алар тере дымны җир өстенә чыгаралар.
Озак вакыт чишмә ташландык хәлдә булган, дип хәбәр итә авыл җирлеге администрациясе. Хәзерге вакытта чишмә һәм чыгу юлларын чис­тарту, чишмә-кое төзү эшләре башкарылган, чишмәгә төшү өчен уңайлы металл баскычлар, су һәм кар үткәрерлек баскычлар ясау бурычы тора. Тирә-яктагы территорияне төзекләндерү, чишмә башы өстендә конструкция, ял итү өчен эскәмияләр урнаштыру, куаклар утырту һәм башка эшләрнең кызу чагы.
Проект авторлары: Галимова-Субаева Асия Камил кызы, Галимов Фәнис Габбас улы, Рәхмәтуллин Азат Әсгать улы, Рәхмәтуллин Рәфис Рамил улы проект авыл җирлеге башлыгы Мусин Салих Сәйдәш улы ярдәме белән алып барыла.
Төзекләндерүдә түбән­дәгеләр катнашты: «Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ, «ПМК-225» ҖЧҖ, «Бердәмлек» КББ СО ресурс ярдәм үзәге АНО, Чистай муниципаль районы администрациясе, Татар Сарсазы авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре һәм Уракчы авылында туып-үскән актив кешеләр.

— Проект өстендә волонтерлар командасында үз территорияләре белән идарә итүдә катнашучы авыл кеше­ләре белән бергә Татарстан Республикасының һәм якын төбәкләрнең бөтен территориясендә яшәүче авыл кешеләре эшли, — ди Салих Мусин. — Бу бердәмлеккә була, безнең авыл үзгәрә. Тагын шуны әйтәсе килә, әйдәгез, үзебез һәм балаларыбыз өчен озак еллар дәвамында бу башкарылган эшләрне сак­лыйк. Авыл территориясен төзекләндерү өчен башкарылган эшләргә сак карыйк.

«Җирле Чишмә — мәдәни һәм экологик туризм объекты» проектын Татарстан Республикасының 2023 елгы гражданлык җәмгыятен үсте­рүгә гранты ярдәмендә гамәлгә ашыру нәтиҗәсе чис­та эчәр сулы чишмәнең экологик торышын яхшырту гына түгел, ә Уракчы авылы һәм якын-тирә җирлекләрдә яшәүчеләр тормышында гаять зур эстетик һәм әхлакый әһәмияткә ия булган «экологик һәм мәдәни җирлек» барлыкка килү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев