Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиркәүгә җимерелү куркынычы янамый!

Тәҗрибәле архитектор Никольский соборының торышына бәя бирде

22 майда православие динендәгеләр Изге Николай Чудотворец көнен билгеләп үттеләр. Барлык гыйбадәтханәләрдә нәкъ менә шушы изге хөрмәтенә дога кылдылар. Безнең шәһәрдә аның хөрмәтенә аталган Никольский соборы бар.

Беренче чиратта, ул XIX гасыр уртасындагы борынгы һәм искиткеч матур архитектура һәйкәле. Биек колонналар, мәһабәт гөмбәзләр, алтын тәреләр, иконалар төрлелеге... Никольский соборы Чистай архитектурасының йөзек кашы булып тора. Ул шәһәребезнең иң матур урынында: Чулман елгасының киңлекләре күренә торган тау битендә урнашкан. Гыйбадәтханә мәһабәт күренә. Күптән түгел чистайлылар арасында узган тавыш бирүдә ул Чистайның иң яхшы ун туристлык урыны арасында беренчелекне алды. Күптән түгел без әлеге гыйбадәтханәгә бардык һәм Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий белән сөйләштек.

– Безнең шәһәргә килүегезнең беренче көннәрендә сез Никольский соборында булдыгыз. Бу изге урыннан алган тәэсирләрегез нинди?

– Изге Никольский кафедраль соборы – безнең епархиянең һәм Чистайның төп гыйбадәтханәсе. Минем беренче гыйбадәтем нәкъ шушы чиркәү диварларында узды. Ул минем күңелемдә һәм йөрәгемдә матур тәэсирләр калдырды. Чиркәүнең бай тарихы бар. Аның белән бик күп кызыклы кешеләр бәйле, алар өчен Чистай кадерле, якын һәм туган шәһәр булып тора. Күпчелек гыйбадәтләрне мин бу зур чиркәүдә үткәрәчәкмен.

– Сезнең карашка, аның Чистай өчен уникальлеге һәм кыйммәте нәрсәдә?

– Ул Чистайның төп архитектура корылмасы. Өстәвенә, чиркәүгә йөрүче диндар кешеләр өчен генә дә түгел, ә теләсә кайсы кеше өчен, чөнки бу гыйбадәтханә генә түгел, ә шәһәребезнең тарихи һәйкәле дә. Чулман буйлап йөзүче һәр кеше аның гүзәллеген күрмичә кала алмый, чөнки ул биек яр буенда урнашкан, – дип билгеләп үтте епископ. Никольский соборы мәһабәт корылма, классик стильдә төзелгән. Совет чорында өлешчә җимерелгән һәм озак вакыт ябылып торуына карамастан, бәхеткә, сакланып калган.

– Узган ел чистайлыларны бу гыйбадәтханәгә җимерелү куркынычы яный дигән хәбәр борчуга салды. Акча җыю игълан ителде, попечительләр советы төзелде, төзекләндерү эшләренә әзерлек башланды. Бу эшләр нинди этапта тора?

– Мин чистайлыларны тынычландыра алам, чөнки квалификацияле белгеч тикшергәннән соң, шунысы ачыкланганды: бүгенге көндә чиркәүгә җимерелү куркынычы янамый. Зур булмаган ярыклар һәм зыян күргән кайбер урыннар гына бар. Акча җыю үткәрелде һәм ул дәвам итәчәк. Билгеле белгечләрне җәлеп итү турында уйлар бар, чөнки нинди дә булса эш башкарыр алдыннан архитектура төркеме эшләргә: конструкторлар һәм реставраторлар эш планын төзергә тиешләр. Һәм шуннан соң гына чиркәүне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк профессионалларны табарга кирәк булачак.

– Эшнең киләсе этабы нинди булачак?

– Мин Никольский соборын беренчел тикшергән тәҗрибәле архитектор белән очраштым. Алга таба конструкторлар һәм реставраторлар җәлеп ителәчәк. Тиздән чиркәүне яңадан торгызу проекты әзер булачак һәм без гыйбадәтханәне торгызу эшенә керешә алачакбыз. Бу озак вакытка сузыла торган, күп көч һәм кертемнәр таләп итә торган процесс. Шәһәребезнең төп тарихи һәйкәлен киләчәк буыннарга саклап калу өчен без бар көчебезне куячакбыз.

– Иганә җыю ничек бара, чистайлылар бу мәсьәләдә активмы? Зур меценатлар бармы?

– Чистайлылар чиркәүне торгызу өчен хәйрия акчалары җыюда актив катнашалар. Берникадәр сумма җыелды, ул хәзер гыйбадәтханә кассасына салынган. Ул проект, беренчел төзекләндерү эшләренә тотылачак. Без акча җыюны дәвам итәчәкбез, меценатларга һәм шәһәребезнең битараф булмаган кешеләренә мөрәҗәгать итәчәкбез.

– Чистайлыларга сезнең теләкләрегез бармы, битараф булмаган кешеләр чиркәүгә ничек ярдәм итә ала?

– Һәр чистайлы изге урынны торгызу һәм саклау эшенә үз өлешен кертә ала. Зур акчалар кертү мәҗбүри түгел, һәркем үз матди мөмкинлекләренә карый: кем күпме булдыра ала.

Сөйләшүдән соң икенче көнне без епископ Пахомий белән чиркәүгә юл тоттык. Без торгызу эшендә күпьеллык тәҗрибәсе булган Саратов архитекторы белән сөйләштек. Архитектор Андрей Иванов гыйбадәтханәне тыштан да, эчтән дә

бәяләгән, шулай ук аның подвалын да тикшергән.

– Әлегә без визуаль тикшерү үткәрдек һәм Никольский соборы ярыйсы хәлдә дигән нәтиҗәгә килдек. Барлык ярыклар туфрак кузгалу аркасында түгел, ә штукатурка эшләре вакытында технологиянең бозылуы аркасында барлыкка килгән: катнашма составына известь өстәргә кирәк булган, чөнки диварлар «сулый». Бинаның нигезе коры, анда ярыклар юк, бары бераз юшкын гына. Җитди бозулар юк, әмма эш күп булачак. Җир өстеннән нигез астына су агып төшмәсен өчен, бинаның нигезе тирәли каты өслек ясарга кирәк. Шулай ук штукатур бизәкләрне яңартырга, рамнарны һәм ишекләрне алыштырырга, гыйбадәтханә эчендә бизәкләү белән бәйле эшләр башкарырга кирәк, – дип хәлгә аңлатма бирде Андрей Александрович.

Белешмә

1835 елда икенче гильдия сәүдәгәрләре Григорий һәм Дмитрий Поляковлар акчасына гыйбадәтханә төзелә башлый. Аның классицизм стилендәге проектын Казан архитекторы Петр Пятницкий эшләгән. Соңрак аңа архитектор Василий Морган төзәтмәләр керткән.

Чиркәүнең эчке бизәлешенә аерым игътибар биргәннәр. Иконостас Казан сәүдәгәре Михаил Тюфилин остаханәсендә эшләнгән, ә иконаларны Петербургтан икона язучы Василий Пошехонов язган.

Коммунистик режим башлану белән гыйбадәтханә өчен куркыныч вакытлар башлана. 1927 елда собор беренче тапкыр, ә 1935 елда тулысынча ябылган. Бары 1990 елда гына ярым җимерелгән собор православие чиркәвенә кайтарыла.

Аны торгызуда Чистай благочиниесын җитәкләгән архимандрит Сильвестрның роле зур. Башта чиркәү манарасын күтәрәләр һәм аны икенче ярусның яртысына кадәр төзиләр. Ул 1991 елдан бирле шулай тора. 2000 елда сәгать заводы директоры Владислав Цивилин аның төзелешен тәмамларга ярдәм итә. Аның инициативасы белән манарада 9 чаң урнаштырыла. Архимандрит Сильвестрның Милли сәясәт министрлыгына мөрәҗәгать итүе нәтиҗәсендә, чиркәүне торгызуга 100 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Чистай районы башлыгы Вячеслав Козловның 500әр мең сумы бизәкләүгә әзерлек эшләренә тотылган. Реставрациядән соң Никольский соборын архиепископ Анастасий изгеләндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев