Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чулман елгасы яр буен зур үзгәрешләр көтә

Чулман елгасы яр буе территориясен төзекләндерү эшләре башланды. Эшләр берничә этапта узачак.

Күп кенә чистайлылар Чулман яр буенда техника һәм төзүчеләр эшен кызыксынып күзәтәләр. Аны төзекләндерү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Проект өстендә эш узган елны да берничә ай дәвамында барды. Аны конкурска әзерләгән Казан архитекторлары җәмәгать тыңлаулары, халык, фокус-төркемнәр белән очрашулар оештырдылар, яшәүчеләр арасында социаль сораштырулар үткәрделәр.

Соңыннан чистайлыларга әзер проектны тәкъдим иттеләр. Аның нигезенә барлык очрашулар, фикер алышулар, сораштыру нәтиҗәләре салынган. Үткәрелгән җәмәгать фикер алышулары барышында төп функциональ зоналар һәм аларның тулылыгы ачыкланды. Иске һәм яңа яр буйларын берләштерү өчен Берняжка елгасы аша җәяүлеләр күпере каралган.

Генераль планда суга карап торган кафе, фонтан һәм Чулманны, шулай ук Берняжканы һәм шәһәр ярларындагы матур пейзажларны күзәтеп булсын өчен табигый амфитеатр булган мәйдан каралган.

Яңа яр буенда архитекторлар агач променад планлаштырганнар, аның буенда эскәмияләр урнашачак. Яшәүчеләр табигать күренешләре белән хозурлана алачаклар.

Мондый проектны конкурска тәкъдим иттеләр һәм ул җиңүче булды.

Яр буен нинди үзгәрешләр көтә, андагы пляж тәртипкә китереләчәкме, территориядә нинди эшләр инде башкарылган – бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов сөйләде.

– Павел Борисович, яр буен төзекләндерүгә шәһәр күпме акча алды һәм бу акчага нинди эшләр башкарылачак?

– Проект иске пляжның бөтен территориясен төзекләндерүне үз эченә ала. Конкурста җиңү яр буен төзекләндерүгә 80 миллион сум акча алырга мөмкинлек бирде. Бу акчага эшләрнең беренче чираты гына башкарылачак. Калган төзекләндерү чиратлары республика һәм җирле бюджетлар хисабына үткәреләчәк.

– Беренче чиратта нинди эшләр башкарылачак?

– Беренче этапта терәк дивар урнаштыру, асфальт, брусчатка, агач һәм резина валчыгы рәвешендәге өслек планлаштырыла. Беренче этап кысаларында шулай ук балалар өчен корылмалар, ике павильон каралган, анда киенү-чишенү бүлмәләре, санузеллар һәм прокат нокталары урын алачак. Моннан тыш, яңартылган яр буенда кече архитектура формалары: кечкенә кибетләр, сөзәк аркалы утыргычлар, эскәмияләр барлыкка киләчәк. Территорияләрне яшелләндерүгә зур игътибар биреләчәк.

– Хәзер нинди эшләр башкарыла?

– Төзүчеләр терәк диварны төзүгә керештеләр. Шул ук вакытта субайларда агач променад салу эшләре бара. Ул яр буеның бөтен озынлыгы буенча сузылачак, ә ике урында агач өслек су өстендә узачак. Башка төр эшләр терәк диварларны урнаштыру тәмамланганнан соң башланачак. Чөнки ул һәр нәрсәгә төп терәк булып хезмәт итә.

– Җәмәгать тыңлаулары вакытында су коенырга мөмкин булсын өчен Берняжканы чистарту мәсьәләсен күтәрделәр. Бу проблема белән эш ничек тора?

– Берняжканы чистарту мәсьәләсе җәмәгать фикер алышуларда күтәрелде. Шул ук мәсьәлә федераль грант гаризасына кертелде. Ни кызганыч, коену мәсьәләсе Берняжканың чисталыгына гына бәйле түгел. Безнең шәһәргә су агымы белән яхшы булмаган су килә. Бу этапта әлегә су пробаларын кабат анализлау планлаштырылган. Чөнки соңгы вакытта Берняжканы чистарту, шәхси йортлардан рөхсәтсез юынтык суларны чыгаруны ачыклау буенча билгеле бер эш башкарылды инде. Соңгы анализ нәтиҗәләре буенча яңа яр буенда коенуны оештыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.

– Яр буен төзекләндерүне тәмамлау кайчан планлаштырыла?

– Беренче чираты агымдагы елның ахырында тәмамланачак. Ә яр буен төзекләндерү буенча барлык этапларны 3-4 ел эчендә тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев