Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайның энҗе бөртегенә җимерелү куркынычы яный

Чистайның энҗе бөртегенә җимерелү куркынычы яный

Дин әһелләре, хакимият вәкилләре, Чистай җәмәгатьчелеге Никольский чиркәвенең киләчәге өчен борчылалар.

Никольский чиркәвен хаклы рәвештә Чистайның энҗе бөртеге дип атыйлар һәм шәһәрнең төп бизәге дип саныйлар. Чулманның биек ярында басып торган чиркәү ерактан ук бөеклеге һәм матурлыгы белән таң калдыра.

XIX гасыр башында төзелгән бина рухи тормыш үзәге генә түгел, ул атеистларның һөҗүменә каршы торган, күп кенә аяусыз тарихи вакыйгалар кичергән һәм Чистайның йөзек кашына әверелгән. Ел саен чиркәүгә аның матурлыгы һәм архитектура мирасы белән хозурланырга йөзләгән турист килә.

 

Чаң сугалар

Чистайлылар өчен Никольский чиркәве инде күптән тормышларының аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәркем өчен ул үзенчә мөһим. Меңләгән чис тайлы көн саен гыйбадәтханә яныннан, аны бөтен яктан диярлек күреп уза, дин тотучылар гыйбадәт кылырга ашыга…

Ә хәзер Никольский чиркәве нең юкка чыгуын һәм аның урынында бушлык барлыкка килүен күз алдыгызга китерегезче. Килешәсездер, бу куркыныч төш кебек яңгырый, моңа һич кенә дә ышанырга мөмкин түгел. Ә бит хәзер чара күрмәсәк, бу чынбарлыкка әверелергә мөмкин.

Барысы да чиркәүнең ниге зенә бәйле, ярылган урыннар булу сәбәпле, ул куркыныч тудыра. Чиркәү хезмәтчеләре һәм башка дин әһелләре чаң суга.

– Без бу мәсьәләгә берничә ел элек үк игътибар иттек. Елдан-ел хәл кискенләшә башлады, – дип сөйли рухани Николай Андриевский. Ул җимерелә торган урыннарны күрсәтә-күрсәтә безне чиркәү подвалына үткәрде. – Чиркәүнең нигез ташында ярыклар барлыкка килгән, кайбер урыннарда нигездән таш кисәкләре җимерелеп төшкән, нигез ташын гөмбәчек авыруымы, әллә нинди дә булса тозлармы ашый башлады.

– Чиркәүгә 185 ел чамасы. Чынлыкта бу гыйбадәтханәне беркемнең дә, беркайчан да тикшергәне булмады, бу проблема өйрәнелмәде. Бүгенге көндә без нигездәге ярыкларның ни сәбәпле барлыкка килгәнен аңлый алмыйбыз. Өстәвенә, гыйбадәтханә диварларында да, аның колонналарында да ярыклар бар. Бәлки, бу грунт үзенчәлекләре аркасында килеп чыккандыр. Чиркәү текә калкулыкта, елга ярында урнашкан һәм биредә җир даими «шуыша». Безгә диварлардагы һәм колонналардагы ярыкларның моңа ничек тә булса бәйлеме-юкмы икәнен аңларга кирәк. Бу диварларны штукатурлаган вакытта технологияне бозу, бина тирәли су үткәрми торган нигез булмау яки чиркәү нигезе җимерелү нәтиҗәсеме – без әлегә төгәл белмибез, – ди борчылып Никольский чиркәве башлыгы, өлкән поп Александр Качаев.

 

Җимерелү сәбәбен табарга

Башланган җимерелү процессын туктату өчен нәрсә эшләргә, проблеманың тамыры кайда – моны белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.

– Гади төзелеш фирмалары хезмәткәрләре проблеманың җитдилеген билгели алмаячак лар һәм хәтта моңа алынмаячаклар да. Мондый мәсьәләләр белән тикшеренү эшләрен башкаруга лицензиясе булган махсус оешмалар шөгыльләнә, – диләр гыйбадәтханә хезмәткәрләре.

Проблема шунда, мондый тикшеренүләр шактый кыйммәт – берничә миллион сум тора. Мондый чыгымнарны чиркәү күтәрә алмый, ул сәдака акчасына гына диярлек көн күрә.

– Без проблеманы хәл итүгә глобаль якын килергә, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә сәләтле, чиркәүдә үткәрелә торган эшләр барышын контрольдә тотучы совет төзергә булдык. Бу бер елда гына эшләнә торган эш түгел, шуңа күрә без сроклар билгеләмибез. Ә гыйбадәтханәне саклап калырга телибез икән, моның белән шөгыльләнергә кирәк. Югыйсә, шәһәр уникаль рухи һәм тарихи һәйкәлсез калырга мөмкин, – ди Александр атакай.

Күптән түгел попечительләр советы төзелде, аңа шәһәр башлыгы урынбасары, милләтара мөнәсәбәтләр буенча куратор Михаил Ксенофонтов, меценатлар Владимир Зайцев, Владислав Цивилин, Юрий Соков, Петр Ильдимиров, Владимир Чапыжников керделәр. Аларның күбесе үз акчаларын кертергә әзерләр, әмма тикшерү уздырырга ул гына җитмәячәк.

Шуңа күрә дин әһелләре шәһәрнең битараф булмаган барлык кешеләренә бу эштә катнашуларын һәм Никольский чиркәвен коткаруга үз өлешләрен кертүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Чиркәүдә тикшеренү эшләре үткәрүгә акча җыю өчен счет ачылды. Теләгән һәркем теләсә нинди сумманы махсус счетка яки 8-903-307-02-55 телефон номеры буенча «Чиркәү өчен» тамгасы белән картага күчерә ала.

 

Гыйбадәтханәне саклап калырга!

– Хәзер без тикшеренү эшләре башкарачак оешманы билгеләргә тиеш. Аны сайлаганда безгә попечительләр советы ярдәм итәчәк. Алар моның нинди оешма булуын, эшләрнең сыйфатлы башкарылуы өчен аларда кирәкле барлык техника, җиһазлар барлыгын тикшерәчәкләр, – дип билгеләп үтә чиркәү башлыгы.

Бу гаҗәп тә түгел, чөнки тикшеренүдә киткән кечкенә генә хата яки төгәлсезлек гыйбадәтханә өчен хәлиткеч булырга мөмкин.

– Безнең бурыч – барысын да пөхтә эшләү. Мәсәлән, кайберәүләр тротуар плиткасы салырга тәкъдим итәләр. Ә боларның барысын да нигезне ныгытып, җирнең китмәячәгенә ышангач кына эшләргә кирәк. Шул чакта алга барырга мөмкин булачак. Иң мөһиме, нигез ташы нык булсын. Ә тышкы кыяфәткә килгәндә, аны соңыннан да хәл итеп була. Чөнки бу проблемалар чиркәүнең нигезен ныгыту кебек глобаль мәсьәләләр түгел. Әйе, бу зур чыгымнар да таләп итәчәк. Бәлки, шуңа күрәдер дә без бу проблеманы иртәрәк күтәрергә теләмәдек. Әмма проб лема елдан-ел кискенләшәчәк кенә. Шуңа күрә бу эшләрне нәкъ менә хәзер башкарырга кирәк. Һәм бу хәзерге буын өчен генә түгел, ә киләчәк өчен дә кирәк, чиркәүне алар өчен саклап калу зарур, – ди өлкән поп Александр Качаев.

– Никольский чиркәве – ата-бабаларыбыз калдырган мирас. Сәүдәгәрләрнең изге эшләрен һәм яхшы башлангычларын замандашларыбыз бүгенге көндә дәвам итәләр. Әгәр элек сәүдәгәрләр яңа йортлар, биналар төзегән булса, хәзер меценатлар бар көчләре белән аларны саклап калырга тырышалар. Никольский чиркәвен саклап калу өчен шәһәрнең попечительләр советына берләшкән эре эшмәкәрләр күркәм традицияне дәвам итәләр, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.

Никольский чиркәвен сак лап калу мөһимлеге турында попечительләр советы әгъзасы Владимир Зайцев та сөйли.

– Үткәннән башка киләчәк юк. Никольский чиркәвен безнең ата-бабаларыбыз төзегәннәр, ул безнең горурлыгыбыз, тарихыбыз. Моннан тыш, ул – Чистайның йөзе, тарихи мирасы, бу чиркәү гаҗәеп матур, анда күңел ял итә. Шуңа күрә без аны сакларга тиеш. Аны сак лап кала алмаячакбыз дигән уйга юл куярга ярамый. Без аны, һичшиксез, саклап калачакбыз, без моны эшләргә тиеш! Өстәвенә, без шундый яхшы чорда яшибез: җимермибез, ә торгызабыз. Шуңа күрә ата-бабаларыбыз кулы белән ясалганнарны торгызуда катнашу мөмкинлеге булуына шат булырга кирәк, – ди Владимир Иванович.

Попечительләр советы әгъзалары, дин әһелләре әлегә гыйбадәтханәне саклап калу буенча киләсе адымнар турында уйланалар. Чөнки чиркәүнең нигез ташында җитди проблемалар ачыкланса, сүз зур суммалар турында барырга мөмкин һәм бары халык ярдәме белән генә аны хәл итеп булмас. Шуңа күрә төрле программаларда һәм грант проектларында катнашу вариантлары карала.

– Никольский чиркәвенең төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булуын да онытмаска кирәк. Ул якын арада төзекләндерергә планлаштырган биналар исемлегенә кермәсә дә, без барыбыз да дәүләт ярдәме булыр дип өметләнәбез. Шулай ук без грант проектларын язып караячакбыз, җитәкчеләргә бу башлангычны хуплауны сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, – диләр гыйбадәтханә хезмәткәрләре.

Куйган тырышлыкның юкка булмаячагына һәм уртак көч белән Чистайның энҗе бөртеген саклап кала алачакларына ышанасы килә.

 

Моңа охшаш мисал бар

Чиркәү башлыгы, мисал итеп, республикабызның Спас районы Кызыл Бистә авылындагы гыйбадәтханәне китерде.

– Бу гыйбадәтханә дә тарихи һәйкәл. Вакыт узу белән аның нигезе бөтенләй аяныч хәлгә килгән, шуның аркасында котылгысыз җимерелү процесслары башланган: фундамент таркалган, диварларында ярык лар барлыкка килгән һәм шул сәбәпле үзәк гөмбәз җимерелеп төшкән. Хәзер бу тарихи һәм дини һәйкәлне торгызу мөмкин түгел инде, – дип аңлата рухани.

 

Акча күчерү өчен реквизитлар

Наименование организации: местная религиозная организация Православный приход Никольского собора г. Чистополь Республики Татарстан Чистопольской епархии Русской православной церкви (Московский патриа рхат).

Адрес места нахождения: 422980, РТ, г. Чистополь, ул. Карла Маркса, 2.

ИНН 1652027737. КПП 165201001.

Расчетный счет №40703810862000003555.

Полное

наименование банка: Сбербанк России РТ, г. Казань.

Корреспондентский счет 30101810600000000603. БИК 049205603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев