Чистайның 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасында пациентларны кабул итү янә башланды
25 апрельдән амбулатор ярдәм күрсәтелә башлады.
Бүгенге көннән, 25 апрельдән башлап, 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасында пациентларга амбулатор медицина ярдәме янә күрсәтә башладылар. Бу хакта Чистай үзәк район дәваханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
– Чистай үзәк район дәваханәсе администрациясе районда эпидемиологик хәлнең тотрыклануы һәм вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә дәвалануга салынган пациентлар саны кимү сәбәпле, 2022 елның 25 апреленнән 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасында пациентларны кабул итү янә башлануы турында хәбәр итә. Поликлиникага килүчеләр өчен аерым керү урыны булдырылган, – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, ике ел элек 2нче шәһәр дәваханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале ачылган иде. Шуңа бәйле рәвештә поликлиниканың филиалы Галактионово урамы, 88 адресы буенча урнашкан поликлиникага күчерелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев