Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар Корбан бәйрәмен ничек каршы алалар, аларның гаиләләрендә нинди традицияләр саклана

...

Татарстан Республикасы мөселман нарының Диния Нәзарәтендә 2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме көнен һәм бәйрәм намазы вакытын билгеләделәр. Шулай итеп, Гарәфә көне 8 июльгә, ә Корбан бәйрәме 9 июльгә билгеләнде (ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә). Без чистайлылардан әлеге бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, гаиләләренең нинди традицияләрне саклаулары турында сораштык.

Энҗе, 22 яшь:

– Минем гаиләм дини. Әлеге бәйрәм көнне әтием иртән мәчеткә бара, ә әнием өйдә бәйрәм табыны әзерли, пироглар пешерә. Өйне без алдан ук җыештырып куябыз. Балачактан ук Корбан бәйрәменә яңа киемнәр, яңа оекбаш булса да киябез. Аннары бар гаиләбез белән өстәл артына җыелабыз, анда туганнарыбызны да чакырабыз.

Зөлфия, 56 яшь:

– Без ирем белән икебез дә намаз укыйбыз. Иртәдән ул мәчеткә бара, ә мин өйдә калам, кунаклар килгән вакытка өстәл әзерлим. Без корбанга сарык сатып алабыз. Быел аның яртысын «Нур» мәчетенә бирергә ниятлибез, ә яртысын туганнарга һәм дусларга таратачакбыз.

Данил, 26 яшь:

– Корбан бәйрәме – мөселманнарның олы бәйрәме. Мин бу көнне корбан чалганнарын беләм. Минем әниемнең туганнары безгә корбан ите китерделәр. Минем әтием рус, әнием татар милләтеннән. Әлеге бәйрәм безнең өйдә барлык шартларын китереп үтәлмәсә дә, матур гадәтләр саклана. Бу көнне әниемнәрнең төп йортында бәйрәм табыны әзерләнә, барыбыз да анда җыелабыз. Без шулай ук балаларга төрле тәм-томнар таратабыз.

Илназ, 13 яшь:

– Корбан бәйрәме – бу барлык мөсел маннар өчен якты бәйрәм. Ул бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз рухына дога кылырга кирәклеге турында искә төшереп тора. Шуңа күрә дә без бу көнне әни-әти белән зиратка барабыз. Аннары кунакка барабыз, анда безне төрле тәм-том белән сыйлыйлар. Шуңа күрә дә мин бу бәйрәмне яратам!

Ләйсән, 18 яшь:

– Корбан бәйрәме алдыннан без барлык гаиләбез һәм туганнарыбыз белән Татар Сарсазы авылына әби-бабай янына кайтабыз. Бәйрәм алдыннан өйләрне җыештырабыз, корбанга сарык сатып алабыз. Корбан бәйрәме көнне ир-атлар иртән мәчеткә гает намазына баралар, ә хатын-кызлар өйдә тәмле ризыклар әзерли. Аннары корбан чалабыз. Әлеге корбан итеннән ризыклар пешерәбез, туганнарга, күршеләргә, дусларга таратабыз.

Корбан бәйрәме Татарстанда рәсми бәйрәм көне дип кабул ителде.

Әлеге сораштырулардан күренгәнчә, һәркемнең үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Һәркем, ничек булса да, үзенең якыннарын, туганнарын искә ала, дини гореф-гадәтләребезне үтәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев