Чистайлылар «Җиңү солдатлары» китабының барлык биш томына кергән геройларның электрон фамилияле каталогыннан файдалана алалар
Анда басмаларда язылган Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге тәкъдим ителгән.
Соңгы 10 ел эчендә Чистайда «Җиңү солдатлары» китапларының тулы бер сериясе дөнья күрде. Быел Җиңүнең 75 еллыгына басманың юбилей, бишенче томы нәшер ителде. Биш китаптан торган Чистай әдәби Үлемсез полкының китап рәвешендәге сафында – чистайлылар, коры җирдә, һавада һәм диңгездә сугышкан гади солдатлар һәм командирлар турында биографик мәгълүматлар һәм очерклар тупланган. Китаплар белән шәһәр һәм район музейларында, массакүләм һәм мәктәп китапханәләрендә танышырга мөмкин.
Чистайлыларның күпсанлы соравы буенча сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр Советы тарафыннан китапларда язылган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның электрон каталогы әзерләнде.
Электрон каталогны алуга заявканы 8-917-896-27-74 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Сүз уңаенда
– Каталог «Җиңү солдатлары» китабының I-V томнары битләрендә чистайлыларның Үлемсез полкы» дип атала. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар – 2010-2020 елларда дөнья күргән барлык биш китап сериясенең геройлары исемлеге тәкъдим ителгән. Бу исемлек алфавит тәртибендә төзелгән, анда һәр фронтовикның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, китап номеры һәм аның турындагы язманың бите күрсәтелгән. Бу чистайлыларга, туганнарга, туган якны өйрәнүчеләргә һәм патриотик эшне оештыручыларга конкрет герой турында тиз арада материал табарга ярдәм итәр дип ышанабыз, – дип аңлатты проект авторы, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Шведчикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев