Чистайлы халыкара конкурс лауреаты булды
Инсаф Гайнуллин халыкара «Җәлил укулары» дипломына лаек булды.
«Чистай» мәдәни үзәге хезмәткәре IV Халыкара «Җәлил укулары» лауреаты булды. Ул «Татар телендә Җәлил» номинациясендә өченче призлы урынны яулады. Инсаф Гайнуллинга дипломны Казанда узган халыкара әдәби конкурсның Гала-концертында тапшырдылар.
– Безне җылы һәм киң колач җәеп каршы алдылар, тору һәм туклану өчен уңайлы шартлар тудырдылар. Ә Гала-концерт үзе онытылмаслык хис-кичерешләр уятты, катнашучыларның берсе дә битараф калмагандыр дип уйлыйм. Мин башка лауреатлар белән бергә сәхнәгә күтәрелдем, бик күп талантлы кешеләр белән таныштым, алар белән аралаштым. Әлеге әдәби бәйгедә катнашу минем рухи дөньямны баетты, миңа яңа идеяләр өчен нигез, алга таба үсү һәм үзем өстендә эшләү өчен этәргеч бирде, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Инсаф Гайнуллин.
Инсафка Җәлил укуларында катнашу тәкъдиме Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлегеннән килгән. Хезмәттәшләре белән бергә алар бөек шагыйрь Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә ике әсәрен әзерләгәннәр.
– Муниципаль дәрәҗәдә мәдәни үзәк триосы башкаруында рус телендәге шигырь – өченче урынга, ә минем башкаруымдагы шаян «Хәдичә» шигыре беренче урынга лаек булды. Алга таба безнең видеоязмалар зона этапларына җибәрелде. Һәр этап арасында күпмедер вакыт уза һәм мин бу язмалар турында онытып та җибәргәнмен. Бер көнне, иртәнге киңәшмә вакытында, директор бүлмәсендә телефон шалтырады, анда миңа конкурсның оештыру комитетыннан үз номинациямдә өченче урын алуымны хәбәр иттеләр. Мине Казанга Гала-концертка һәм бүләкләү тантанасына чакырдылар. Мин моңа, әлбәттә, сөендем һәм гаҗәпләндем. Бу көннәрдә эштә чаралар да күп, әмма җитәкчебез Наҗия Мансуровна һәм хезмәттәшләрем, һичшиксез, барырга кирәк, дип әйттеләр. Бардым һәм баруыма аз гына да үкенмәдем, – ди Инсаф Гайнуллин.
IV Халыкара «Җәлил укулары»на 42 меңнән артык гариза җибәрелгән. 756 кеше финал сайлап алу турында катнашкан, 11 номинациядә 135 конкурсант җиңүче дип табылган, шул исәптән аерым һәм коллектив белән катнашучылар. Катнашучыларның географиясе ел саен киңәя, быел бәйгедә Россиянең 38 төбәгеннән, җиде чит илдән, шул исәптән Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Болгария, Литвадан эшләр килгән. Эшләрнең күп санда булуын исәпкә алсак, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкләгән мәртәбәле жюрига IV Халыкара конкурс эшләрен өйрәнү һәм тиешле бәя бирү өчен бик күп көч куярга туры килгәндер.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручылар – «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара җәмәгать оешмасы, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, ТР Милли китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге, республиканың Милли музее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев