Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайга гадәти булмаган автобус килде

«Яшьләр вакыты» дип исемләнгән автобус ай буена Татарстан районнары һәм шәһәрләре буенча йөрде.

Ул Чистайда Яшьләр үзәге янында да туктады.

Road-тур командасы белән очрашуга өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр килде. Фойеда алар өчен «Мөмкинлекләр территориясе» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда егет-кызларга Татарстанда эшләүче яшьләрне яклау кысаларында үткәрелүче дәүләт программалары һәм чаралары турында сөйләделәр.

– Безнең акциянең максаты – яшь буынга Татарстанда һәм гомумән илебездә тәкъдим ителүче мөмкинлекләр турында белергә ярдәм итү. Еш кына шулай да була: яшьләр чит илдә бушлай уку мөмкинлеге, Кырымга ничек юллама алу һәм башка нәрсәләр турында белми. Ә без моңа ирешергә мөмкин булуы турында сөйлибез. Бездә үз эшләренең осталарыннан торган тату, бердәм команда.Бу коммерцияви булмаган оешмалар эшләре буенча, патриотик, экстремизмга каршы, иҗади юнәлешләрдә эшләүче белгечләр, – дип ачыклык кертә «Яшьләр вакыты» акциясенең белем бирү программасы администраторы Алена Лапенкова.

Танып-белү лекцияләреннән соң чистайлылар үзләренең социаль проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова һәм Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыңлады.

– «Яшьләр вакыты» ярдәм алу өчен үзеңнең идеяләрең, проектларың турында сөйләргә менә дигән вакыт. Без яхшы эшләнгән проектларны сайлап алабыз. Аннан соң без аларны форумлы кампанияләргә әзерлибез, авторлары грантлар алсыннар өчен алга таба эшкәртүгә алабыз, – дип сөйли Алена Лапенкова.

Чистайда 8 проект тәкъ дим ителде. Алар кеше эшчән легенең төрле тармаклары на кагылды. Студентка Дарья Артемьева, мәсәлән, инвалид балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект турында сөйләде.

– Мин бу проектны күптән эшләдем. Әлеге чарада катнашып, мин аны хуплауларын, беренче чиратта аны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме алырга телим, – дип сөйли Дарья.

Блогерлар мәктәбенең чыгарылыш укучылары Юлия Еремеева һәм Катя Главнова шулай ук үз идеяләре турында сөйләргә килделәр.

– Без үзебезнең «Блог Чис тай» проекты дәвам итүен телибез. Без нинди грантлар булуын, каян ярдәм алырга мөмкин булуын белергә телибез. Әлеге проект төгәлләнде, әмма үз көчебез белән аны яклыйбыз. Бу катлаулы, чөнки проектны киләчәктә дә дәвам итү өчен бинабыз да юк, – дип проблемалары белән уртаклашты Юлия Еремеева.

Ә менә аның дусты Чистайда яшьләр өчен яңа мәйданчыклар оештыру кирәклеген билгеләп үтте.

– Яшьләр иҗат белән шө гыль ләнә, үз потенциалларын тормышка ашыра алсын, үссен өчен күбрәк урыннар булуын теләр идем. Үз көчең белән генә һәрвакытта да килеп чыкмый, барыбер ярдәм кирәк, - дип сөйләде Катя Главнова.

Тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча «Син һәм мин – авылның киләчәге» проекты иң яхшы дип табылды.Аның авторлары проектның югары социаль әһәмиятен раслаучы сертификат алдылар. Аның төп юнәлеше – авыл яшьләре арасында гармонияле гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау. Проект кысаларында интерактив дәресләр, анкеталаштыру, спорт бәйрәмнәре, арттерапия, балалы гаиләләр өчен конкурс һәм күңел ачу программалары, авыл гаиләләрен тантаналы бүләкләү.

– Хәзерге яшьләр әти- әни ләреннән принципиаль башка шартларда яши һәм формалаша. Заманча җәмгыятьнең сәяси һәм икътисадый проб лемалары социаль-педагогик позицияләрне яңадан карауга китерде. Чис тайда яшь кешеләр, мәктәпне тәмамлап,авылдан китәләр, аларның берничәсе генә кире кече ватанына әйләнеп кайта. Шуңа күрә дә яшьләрне авылга тарту, авылда гаиләләр тусын өчен район җирлекләренә әлеге проектны эшләү мөһимлеге туды, – дип сөйли проект җитәкчесе, Татарстан аграр яшьләр бер ләшмәсенең Чистай бүлеге рәисе Ольга Кротова.

Ольга Кротова Казанда сентябрь аенда узачак «Яшьләр вакыты» акциясенең финал сессиясендә катнашачак.

Белешмә

«Яшьләр вакыты» акциясе Татарстан яшьләр министрлыгы тарафыннан оештырылды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә.

50 кешедән торган команда белән автобус тулы бер ай эчендә республиканың районнарын һәм шәһәрләрен йөреп чыкты. Очрашуларда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев