Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайдан яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме алды

Чувашовлар гаиләсенә сертификатны башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тапшырды.

Муниципалитетта тантаналы рәвештә яшь гаиләгә дәүләт ярдәме алу өчен сертификат тапшырылды. Чувашовлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга 1 миллион сум тирәсе акча алган.

Станислав һәм Наталья Чувашовлар 2015 елда гаилә корганнар, аларның инде уллары үсеп килә. Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча чиратта алар берничә ел торган.

– Башта без башка программа буенча чиратта тордык, әмма анда шартлар үзгәрде, һәм без бу программага күчәргә булдык. Кирәкле документларны җыйдык, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылдык һәм, ниһаять, бу көн җитте. Безгә өч елга якын көтәргә туры килде. Бу вакыт эчендә без ипотекага фатир алдык. Хәзер субсидияне аны түләүгә тотачакбыз. Субсидия алучылар арасында булуыбызга без бик шат. Бу безнең өчен бик зур ярдәм, бигрәк тә мондый авыр вакытта, – дип уртаклашты ирле-хатынлы Чувашовлар.

– Бүгенге көндә гаилә институты дәүләт өчен бик мөһим. Яшь гаиләләр бигрәк тә Чистай кебек шәһәрләр өчен мөһим роль уйный. Яшьләр яхшырак урын эзләп башка җиргә китү юлын эзләмәсеннәр, ә туган шәһәрләрендә яшәргә һәм эшләргә калсыннар иде. Шуңа күрә яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары бик мөһим. Мисал өчен, балалы гаиләләргә торак сатып алу өчен 3 миллионга якын акча кирәк, шуларның 1 миллионын дәүләт бирсә – бу, чыннан да, яхшы ярдәм булачак, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Бүгенге көндә Чистай районында «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча субсидия алу өчен 11 гаилә чиратта тора.

 

Бу темага тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия»)  газетасында укыгыз  16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев