Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда югары технологияле мобиль комплекслар чыгаралар

«Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары, бүгенге көндә алар 24әү, төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баралар.

 Мәсәлән, «Вектор» радиокомпаниясенең бүлендек предприятиесе булган «ТатТелеМед» компаниясендә «Альфа 2К» мобиль флюорографын җыю эшләре дәвам итә.

– Мондый флюорограф – безнең предприя тиедә җитештерелә торган, ясалма интеллекты булган заманча мобиль медицина комплексларын комплектлаучы төп җиһазларның берсе. Исегезгә төшерәбез, ясалма интеллекты булган мобиль телемедицина комплексы халыкка, шул исәптән авылларда һәм ерак районнарда яшәүчеләргә, диспансеризация, тикшеренүләр вакытында нәтиҗәле массакүләм скрининг өчен кирәкле автоматлаштырылган флюорография тикшеренүләре үткәрергә мөмкинлек бирә. Ясалма медицина интеллекты булган мобиль комплекс «КамАЗ» автомобиле базасында күп секцияле кузов булачак, – дип билгеләп үтте «ТатТелеМед» предприятиесе җитәкчесе Борис Классен.

Шулай ук ул мондый югары технологияле комплексларга бөтен ил буенча ихтыяҗ булуын ассызыклады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта радиокомпаниядә предприятие белгечләре тарафыннан булдырылган башка мобиль комплекс ларны кую буенча эшләр алып барыла.

– Без гадәттән тыш хәлләр федераль медицинасы үзәгенә үзебезнең 4 спутник элемтәсе мобиль комплексын җибәрәбез. Алар тулы приводлы «Форд-Транзит» йөк-пассажирлар автомобильләре базасында төзелгән һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне координацияләү һәм оештыру өчен өзлексез һәм сыйфатлы элемтә тәэмин итәләр, – дип аңлатты Борис Викторович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев