Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда узган киңәшмә-планеркада шәһәрдә һәм районда янгыннарның артуы турында сөйләделәр

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – янгыннар торышы, янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек, агросәнәгать комплексы эше, оператив хәл.

Чистай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Иванов онлайн-форматта планерка үткәрде.

 

Хәбәр итү җайланмалары кеше гомерен саклап калырга сәләтле

Янгыннар торышы турында Чистай районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Ренат Җамалетдинов сөйләде. 2021 елның 30 мартына шәһәрдә – 14 (узган елның шул ук чорында – 16), авыл җирлегендә 7 янгын (4) теркәлгән. Аларда 3 кеше җәрәхәтләнгән, берсе һәлак булган. Узган ел янгында кешеләрнең имгәнү алу һәм үлү очраклары теркәлмәгән.

– 21 мартта Чапаев урамы, 4 адресы буенча килеп чыккан янгынга тукталасым килә. Аның нәтиҗәсендә 1930 елгы хатын-кыз һәлак була, ә бергә яшәүче ике пенсионер төрле тән җәрәхәтләре ала. Торак йортны, фатирны автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазлау фаҗигале хәлләрне булдырмый калырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Ренат Рәфкать улы.

Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән сак эш итмәү (7 очрак), мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (4 очрак), электр техникасы төзек булмау (3 очрак).

Алга таба сүз язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзерлек турында барды. Якын арада җир кардан ачылачак. Чүп-чарны, коры үсемлекләрне вакытында җыеп алырга кирәк.

20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Чүп-чарны яндыруга бәйле эшләрне төгәлләргә кирәк, чөнки янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда бу чараларны үткәрү тыела.

 

Узган елгыдан күбрәк акча эшләгәннәр

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде.

Ел башыннан районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 5236 тонна сөт җитештерелгән, 4546 тонна сатылган. Сөт сатудан 97,9 млн. сум, терлек һәм кош-корттан 31,2 млн. сум акча кергән. 30 мартка мөгезле эре терлекләр саны – 13854 баш, сарыклар – 353, атлар 298 баш тәшкил итә.

Иң күп сөтне «Чистай», «Чистай агро» агрофирмаларында савалар. Районның башка хуҗалыкларында да узган ел дәрәҗәсенә карата уңай динамика күзәтелә.

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Минераль ашламалар туплау эше контрольдә тора. «Чистай» агрофирмасында, Сафин КФХсында, «Родник», «Волга Селект» хуҗалыкларында һәр гектарга 80 килограммнан артык тәэсир итүче матдә тупланган.

 

Машина йөртүче руль артына кабат исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. 22 марттан 29ына кадәр җинаятьләр турында 10 хәбәр кергән. Сводкада – 3 мошенниклык, 2 ялган акча, 4 урлашу, чит ил кешесен законсыз теркәү очрагы. Административ җаваплылыкка 402 кеше тартылган. Алар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 215, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 1. Шәһәр һәм район юлларында 13 юл-транспорт вакыйгасы булган (шәһәрдә – 11, районда – 2), 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев