Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда төп Яңа ел чыршысын монтажлау төгәлләнеп килә (ФОТО)

Конструкцияне эшчеләр алар якшәмбе көнне җыя башладылар.

Скарятин бакчасында эшчеләр шәһәрнең төп чыршысын монтажлауны төгәллиләр. Конструкцияне алар якшәмбе көнне җыя башладылар. Бүген алар чыршыны җыеп бетереп, аны бизәүгә керешергә планлаштыралар. Инде берничә ел рәттән шәһәрнең төп чыршысын җыю һәм бизәү эшләрен «ЭнергоСтройСервис» фирмасы хезмәткәрләре башкара.

- Кичә без каркас җыйдык, хәзер тармаклар куябыз. Җыюда аерым проблемалар юк. Бөтен кыенлык биеклектә эшләү белән бәйле, - дип сөйләде бригадир Игорь Баранов. – Чыршыны җыйгач, уенчыклар һәм гирляндалар элеп куячакбыз. Һәм бер-ике көннән  Яңа ел гүзәле тулысынча әзер булачак.

 Биредә шулай ук паркны яңа елга бизәү буенча башка эшләр дә бара.

– Хәзерге вакытта без таулар ясап куйдык, шугалакка су сибә башладык. Якын арада Кыш Бабай һәм Кар кызы фигуралары өчен каркаслар җыя башлыйбыз. Кызганычка каршы, әлегә кар бик аз, әмма без аны башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Узган елдагы кебек үк, Скарятин бакчасы территориясен күләмле саннар, башка кече архитектура формалары бизәячәк, - дип билгеләп үтте Скарятин бакчасы директоры Александр Лаптев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев