Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда керәшен мәхәлләсе чиркәве төзеләчәк нигезгә таш салынды

Чиркәү төзелә торган урынга таш салу тантанасын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үткәрде.

Шәһәребез һәм районыбызның барлык керәшеннәре көткән вакыйга булды: өч Казан изгесе – Гурий, Варсонофия һәм Герман хөрмәтенә чиркәү төзелү урынына таш салынды.

Тантаналы чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай епархиясе вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, ТР керәшеннәренең Чистай бүлеге Советы рәисе урынбасары Алексей Ефимов, Чистай шәһәр Советы депутаты Антон Зайцев, күпсанлы мәхәллә кешеләре катнашты.

Чистайда керәшеннәр мәхәлләсе булдыру турында карар 2014 елда ук кабул ителгән иде. Мәхәллә кешеләре фикеренчә, мондый мәхәллә керәшен халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәни һәм дини традицияләрен саклап калу өчен кирәк. Шул ук елны керәшен чиркәвен булдыру идеясе дә барлыкка килә.

Тиздән җирле хакимият чиркәү төзү өчен җир участогы бүлеп бирә. 2015 елда мәхәллә кешеләре ЖБИ заводы районында төзеләчәк гыйбадәтханә урынына кадәр тәре тотып баруны оештырдылар. Биредә гыйбадәт кылдылар һәм тәре урнаштырдылар. Ә 2018 елда керәшен мәхәлләсенең гыйбадәт йортына өч изге хөрмәтенә тәре белән гөмбәз куелды.

Керәшеннәр үз чиркәүләрен төзүгә бөтен көчләрен куялар. Бу юнәлештә беренче мөһим адымнар ясалган инде – бүгенге көндә чиркәүгә нигез салынган.

Әлеге күптән көтелгән вакыйга шатлыгын уртаклашырга килгән күпсанлы мәхәллә кешеләре каршында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл өч Казан изгесе Гурия, Варсонофия һәм Герман хөрмәтенә гыйбадәтханә нигезенә нигез ташы салуны башкарды.

Бирегә җыелганнар алдында ул нигез итеп салыначак грамотаны яңгыратты. Шуннан соң грамота салынган капсула чиркәү нигезенә куелды. Һәр руханига һәм мәхәллә кешесенә таш һәм капсула салуда катнашу мөмкинлеге бирелде.

– Илебез тарихында гыйбадәтханәләр юк ителгән чорлар булды, кешеләрнең йөрәкләреннән динне юк итәргә тырыштылар, әмма хәзер барысы да үзгәрде. Без әлеге чиркәүләрне торгызабыз, тормышыбызны меңьеллык милли гореф-гадәтләребез нигезендә корабыз, Аллаһы Тәгаләне үз тормышыбызга кайтарабыз. Кешеләрнең бу теләкләре бүген без катнашкан шундый изге эшләрдә күренә. Биредә Чистайда яшәүче керәшен мәхәлләсе күптән хыялланган гыйбадәтханә төзелеше башлана. Алар бу чиркәүдә туган телләрендә дога кыла алачак. Без гыйбадәтханә төзелеше, аны изгеләндерү, анда гыйбадәтләр үткәрү шаһитлары булырбыз дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл.

Шулай ук ул Алексеевск округы благочинные, өч Казан изгесе хөрмәтенә гыйбадәт йорты протоиерее Павел Чурашовка чиркәү диварларын төзи башлау турында хәбәр итүе үтенече белән мөрәҗәгать итте.

– Павел атакай, мин сезнең чиркәү салу башланыр алдыннан да безне чакыруыгызны телим. Бүгенге сыман, һәркем нигезгә аз-азлап цемент салган кебек, биредә катнашучыларның барысы да килеп, үз кирпечләрен куя алсыннар иде. Ул чакта бу, чыннан да, бөтен дөнья белән төзелә торган халык гыйбадәтханәсе булачак, – дип ассызыклады митрополит.

– Хөрмәтле митрополит, руханилар, мәхәллә кешеләре! Бүген тарихи вакыйга – сезнең катнашыгызда булачак чиркәүгә нигез ташы салынды. Билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда җимерелгән гыйбадәтханәләр торгызыла һәм яңалары төзелә. Чистай җирендә бу юнәлештә күп көч куелды. Әлбәттә, болар барысы да зур матди чыгымнар таләп итә, әмма бу барысы да файдага. Динле кеше беркайчан да начар гамәлләр кылмас. Битараф булмаган кешеләр катнашында әлеге гыйбадәтханә тиздән төзелер дип ышанам, – диде район башлыгы Дмитрий Иванов.

Таш салу тантанасына җыелган мәхәллә кешеләре шатлыкларын яшермәде.

– Без Казан изгеләре Гурия, Варсонофия һәм Герман хөрмәтенә чиркәвебез барлыкка килүгә бик шатбыз һәм рәхмәтлебез. Безнең гыйбадәт йортында гына да көн саен чиратлап акафист кылына. Безгә бу чиркәүне изгеләндерү көнен күрергә һәм моңа чын күңелдән шатланырга насыйп булыр дип ышанабыз. Гыйбадәт чиркәүдә кылынырга тиеш дип уйлыйм, – ди мәхәллә кешесе Галина Кузнецова.

 

Сүз уңаеннан

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 30дан артык керәшен мәхәлләсе эшли, анда гыйбадәтләр ике телдә – чиркәү-славян һәм керәшен телләрендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев