Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «Ел кешесе-2021»: тавышлар саналды

«Чистай хәбәрләре» («Чис топольские известия») фикере буенча «Чистайда Ел кешесе-2021» конкурсында тавыш бирү тәмамланды.

 

Декабрь башында без «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») фикере буенча «Чистайда Ел кешесе-2021» конкурсында тавыш бирү башлануы турында игълан иткән идек. Халык тавыш бирүенә Радик Вафин, Сергей Коробейников, Виктор Кудрин, Валентина Солдатова, Светлана Рябова, Гөлназ Хөснетдинова кандидатуралары тәкъдим ителде. Бу кешеләр үз һөнәри эшчәнлекләрендә уңышка ирештеләр, районыбызның чәчәк атуына һәм үсүенә өлеш керттеләр, игелекле гамәлләре белән хөрмәт казандылар һәм башкаларга үрнәк булып торалар.

Өч атна дәвамында актив тавыш бирү барды. Газета, «Чистай-информ» сайты укучылары үз тавышларын сайтта бирделәр, телефон буенча да шалтыраттылар. Хөрмәт уяткан кандидатны яклап, күпләрегез изге теләкләрен җиткерделәр.

«Кандидатларның һәркайсы ел кешесе булырга лаек! Мәрхәмәтле булуыгыз һәм изге гамәлләрегез өчен рәхмәт!» – диелә бер хәбәрдә. Бу сүзләр барлык кандидатларның да әлеге исемгә лаеклы тәкъдим ителүен раслый.

«Валентина Солдатова җиңүгә лаек кандидат! Ул Самара, Санкт-Петербург, Казан һәм башка бик күп шәһәрләрдә Пушкин проекты халык ара тантаналарында һәм балларда сезнең шәһәрегезне лаеклы һәм талантлы тәкъдим итә», – дип яза безнең сайтка керүче.

«Кеше, бигрәк тә бала гомере бәһасез. Малайны коткарган Виктор Кудрин «Чистайда Ел кешесе-2021» исеменә лаек», – дип билгеләп үтә башка укучыбыз.

«Сергей Коробейников минем күршем, бик яхшы кеше. Барысы да минем күз алдымда булды, аның балаларына карата мөнәсәбәте сокланырлык, һәркемнең дә кулыннан килми! Сергей без синең яклы!» – әлеге җылы сүзләр Сергей Коробейниковка карата әйтелгән.

«Радикны беренче сыйныфтан беләм, чөнки аның беренче укытучысы идем. Ул ярдәмчел, киң күңелле, кайгыртучан, игътибарлы кеше. Ул ташлап калдырылган эт яки песи яныннан бервакытта да узып китмәячәк, аларга сыеныр урын табачак. Хайваннарга да шундый мөнәсәбәттә булгач, кешеләр турында сөйләп торасы да юк, ул аларны тагын да күбрәк кайгырта. Мин аның белән горурланам һәм аны хөрмәт итәм!» – ди Радик Вафин турында аның укытучысы.

«Мин һәм минем гаиләм Гөлназ Рафаил кызына һәм аның командасына һөнәри осталыклары өчен бик рәхмәтлебез. Алар әтиемне аякка бастырдылар», – дип язды безнең сайтта Илгиз Шәйхетдинов.

«Без Светлана Геннадьевна Рябова яклы! Ул инвалид балаларны бәхетле итә һәм эшеннән бушаган арада, шәхси вакытын кызганмыйча, ихластан аларга тормышка ярак лашырга ярдәм итә. Светочка, син олы ихтирамга лаек! Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлек бирсен!» – дип язалар чистайлылар Светлана Рябова турында.

Ә редакциягә шалтыратучылардан һәр кандидат турында күпме җылы сүзләр ишеттек без!

Әмма конкурс тәмамланды һәм нәтиҗә ясарга вакыт җитте: (редакция сайтыннан һәм телефоннардан гомуми мәгълүматлар китерелде)

Виктор Кудрин – 245 (236+9)

Сергей Коробейников – 333 (329+4)

Валентина Солдатова – 399 (371+28)

Радик Вафин – 569 (564+5)

Гөлназ Хөснетдинова – 1911 (1891+20)

Светлана Рябова – 2216 (2163+53)

Без тәкъдим иткән кандидатларны үз тавышы белән хуплаганнарга һәм актив тавыш биргәннәргә рәхмәт белдерәбез. Светлана Рябова җиңүче булды. Котлыйбыз! Светлана Геннадьевна белән әңгәмә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасының яңа ел санында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев