Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистайда Ел кешесе - 2020» өчен тавыш бирәбез

Гасырдан артык инде безнең газета шәһәр һәм район тарихының тере елъязмасы булып тора.

Без һәрвакыт Чис тай, аның ничек үзгәрүе, чистайлыларның проблемалары һәм казанышлары турында язабыз. Безнең материалларда иң мөһиме яңалыклар түгел, ә туган шәһәр һәм районнары тарихына үз казанышлары, хезмәтләре белән ътеп кергән, үзләренең кече ватаннарына битараф булмаган күпбуын чис тайлылар өчен үрнәк булган Чистайның иң күркәм кешеләре турында бәян итү.

Һәм менә быел беренче тапкыр редакция коллективы чистайлылар арасында «Чистай хәбәрләре» фикере буенча «Чис тайда Ел кешесе» исеме өчен тавыш бирү үткәрергә карар итте.

Сезнең игътибарга җиде чистайлыны тәкъдим итәбез, алар ел дәвамында үзләренең игелекле гамәлләре һәм тырыш хезмәтләре белән танылдылар, алар турында сокланып сөйлиләр, аларга охшарга тырышалар. Бергәләп иң яхшыны сайлыйк! Бу аңа барлык чистайлылардан рәхмәт билгесе, ә башкалар өчен номинациягә эләгү һәм җиңү өчен этәргеч булсын. Безнең укучыларыбыз бу башлангычны актив хупларлар һәм конкурс ел саен уздырылыр дип ышанабыз.

Яраткан кандидат өчен безнең http://chistopol-rt.ru сайтында һәм редакциянең 5-10-60, 5-13-72 телефоннарына 18 декабрьгә кадәр шалтыратып, тавыш бирергә мөмкин. Җиңүченең исеме газетабызның Яңа ел санында игълан ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев