Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда бөтен Татарстаннан күгәрченнәр үрчетүчеләр җыелды

Узган ял көнендә үткән күргәзмәдә сирәк токымлы күгәрченнәр күрергә мөмкин иде. Анда бөтен Татарстаннан кунаклар катнашты.

Көлгәнгә охшаш тавыш чыгаручы төрек күгәрченнәре, иң кечкенә Австралия күгәр чен нәре, иң эре Германия күгәрченнәре – болар һәм башка канатлы дусларыбыз белән күргәзмәдә безне җирле күгәрченнәр үрчетүче Николай Родичкин таныштырды.

Берәүләр биеккә һәм еракка очса, икенчеләре бөтенләй очмый. Моңа мисал итеп тавис кошыныкы кебек җәенке койрыклы декоратив ак күгәрченне китерергә мөмкин. Кайбер токымлы күгәрченнәр белән Николай Михайлович 15 елдан артык шөгыльләнә, ә кайберләрен әле генә үрчетә башлаган. Аларның саны турындагы соравыма, Николай җилкәләрен кысып, исәпне югалтуын әйтте.

– Илледән артыктыр, мөгаен, һәм алар барысы да гадәти түгел. Араларында хәтта спорт күгәрченнәре дә бар, аларның үз паспортлары һәм тәпиләрендә боҗралары бар. Аларны Төмәндә теркиләр, номерлар бирәләр. Андыйлар миндә 200 данә, – дип сөйли Николай Родичкин.

Әңгәмәдәшебез йорт күгәр чен нәрен үрчетү белән 49 ел шөгыльләнә, әмма күргәзмәне Николай үз коллекциясе белән мактану өчен оештырмаган. Аның максаты – Татарстан коллекционерларын бер-ләштерү. Һәм ул әлеге максатка иреште дә кебек. Бөтен республикадан күгәрченнәр үрчетүчеләр килде. Алар барысы да – сирәк очрый торган коллекцияләр хуҗалары.

Идел буеның югарылыкка оча торган күгәрченнәр клубы рәисе Рәшит Әхмәтшин Чис тайда беренче тапкыр гына түгел, күргәзмә ту-рында ул фикердәшләреннән белгән.

– Интернетта безнең чат бар, анда без аралашабыз, оештыру мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Бу юлы безнең дустыбыз Николайга ярдәм итәргә булдык, ул Чистайда клуб ачарга хыяллана. Шулай ук безнең бурычларга Чистай күгәрченнәрен тасвирлау һәм билгеле бер статус бирү дә керде, – ди Рәшит Биктимер улы.

Күгәрченнәр үрчетүче Лениногорск шәһәреннән килгән. Ул Чистайның уртак мавыгулары булган иптәшләре белән очрашу урынына әверелер дип чын күңелдән өметләнә.

– Күгәрченнәр үрчетү белән 6 яшьтән шөгыльләнәм. Гаиләдә мине берәү дә моңа өйрәтмәде, тирә-юньдә күгәрченнәр үрчетүче һәвәскәрләр күп иде. Хәзер ничектер, белмим, әмма ул вакытта моның белән күпләр мавыкты. Һәр икенче гаиләнең диярлек ишегал-дында күгәрченнәр бар иде. Ә хәзер кошларны ихлас яратучылар гына калды. Дөресен генә әйткәндә, минем үземнең дә күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүдән туктап торганым булды. Армия, институт аркасында мәҗбүри тәнәфесләр ясарга туры килде. Әмма хәзерге вакытта 20 ел инде үз кошларымнан озакка аерылганым юк, – ди Рәшит Әхмәтшин.

Күгәрчен үрчетүчеләрнең планнарында – яшьләрне җәлеп итү, чөнки сер түгел хәзер үсмерләр Интернет һәм гаджетлар белән мавыга. Сергей Мальцев та минем белән килеште, ул күргәзмәгә югарыда әйтеп үтелгән әңгәмәдәшебез белән бергә килгән иде. Кошлар белән ул 35 ел шөгыльләнә, Чистай, Бөгелмә, Ижау, Сверд-ловск һәм Пермь күгәрченнәре токымнарын тота.

– Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Аларның очышы төрле, ул климатка һәм хәтта җилгә бәйле. Менә берничә кошны күрсәтергә алып килдем. Юлда күчмә читлек булыша, хәер, кошлар үзләре дә тыңлаучан. Чистайга еш киләм, Николай белән яхшы аралашабыз: уртак шөгыль берләштерде. Без тәҗрибә уртаклашып кына калмыйбыз, ә ачык һавада шулпа да пешерәбез, самавырда чәй дә кайнатып эчәбез. Чистайда гына очрашып калмыйбыз, һәр айның икенче шимбәсендә мондый күргәзмәләр Ленино-горск шәһәрендә дә уза. Без гә Татарстанның якын-тирә көньяк-көнчыгыш район на рын нан да күгәрченнәр үстерү челәр килә, – дип җавап бирде Сергей Александрович.

Чистайда мондый ярминкә ләрне Николай Родичкин инде берничә ел үткәрә. Айга бер тапкыр башка шәһәрләрдән дә фикердәшләрен чакыра. Җирле мәктәп, якшәмбе мәктәпләре укучылары – Николайда еш ку накта. Балалар өчен ул экскур сия ләр үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев