Чистай юлларында сигез кеше һәлак булды
Узган дүшәмбедә, 7 май көнне, шәһәрдә коточкыч юл һәлакәте булды, ул ике кеше гомерен өзде.
Юл һәлакәте көндез 15 сәгать 20 минутта Энгельс урамында 32нче йорт янында килеп чыккан. ВАЗ-2114 һәм КИА Соренто машиналары маңгайга маңгай бәрелеште.
Һәлакәт урынына коткаручылар килде. Алар изелеп беткән автомобильләрнең ишекләрен каерып аннан 32 яшьлек машина йөртүчене һәм 31 яшьлек пассажирны чыгардылар.
– Әлеге коточкыч һәлакәттә ВАЗ-2114 машинасының йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга булган урында һәлак булды, – дип хәбәр итте полициянең өлкән лейтенанты, ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Владислав Воляков.
Ә КИА Сорентоның 42 яшьлек йөртүчесе могҗиза белән генә исән калган. Ул тикшерүгә үзенең видеорегистраторыннан һәлакәт турындагы язманы тәкъдим итте. Аннан күренгәнчә, ВАЗ-2114 машинасы алдына җәяүле йөгереп чыга һәм машина йөртүче аны таптатмас өчен юлны әйләнеп узмакчы була, әмма машина белән идарә итә алмый һәм каршы килүче КИА Сорентога килеп бәрелә. Бәрелү моментында җиңел машинаның спидометры сәгатенә 90 километр тизлекне күрсәткән.
Соңрак билгеле булганча, ВАЗ-2114нең йөртүчесе февраль аенда исерек хәлдә идарә иткән өчен өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
1969 елгы җәяүле бот сөяге сынып хастаханәгә озатылган.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм гаеплеләре ачыклана. Һәлакәттә катнашучыларның ни дәрәҗәдә гаепле булуларын тикшерү органнары ныклы тикшерүдән соң раслаячак.
Шушы уңайдан шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш киңәшмәсе булып узды. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
– Кызганычка каршы, безнең юлларда бик күп кешеләр үлә, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы. – Соңгы алты айда юл-транспорт вакыйгасы гына да сигез кешенең гомерен алып китте. Өч юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар салмыш хәлдәге машина йөртүчеләр. Соңгы юл-транспорт вакыйгасында машина йөртүче тизлеген арттырып юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган. Юл-транспорт вакыйгаларының 80 проценты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнан һәм үтәмәгәннән килеп чыга.
– Кызганычка каршы, бездә җәмәгатьчелек бик йомшак эшли. Күршеләр һәм танышлар автомобиль сөючеләрне исерек килеш машина йөртүдән сакламыйлар. Күпләр шәһәр урамында машинада салмыш хәлдәге кеше йөрүен дә белә, әмма полиция бүлегенә хәбәр итми, – дип билгеләп үтте ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Рәфис Гарифуллин. – Алар болай итеп башкаларны да үлемнән саклап калырга мөмкин булуын аңламый. Без гражданнарны һәрчак уйлап эшләргә, аңлы булырга, мондый инцидентлар турында хәбәр итәргә чакырабыз.
Юл-транспорт вакыйгалары арта бара. Дүрт айда гына да Чистай районында салмыш хәлдә машина йөртүнең 92 факты теркәлгән, шуларның алтысы исерек хәлдә икенче тапкыр машина йөрткәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
Комиссия әгъзалары тарафыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә үз ресурсларын кырысрак кулланырга, кешеләрне «Халык контроле» системасы һәм «Инспектор» программасыннан файдаланырга активрак чакырырга дигән тәкъдимнәр яңгырады. Шулай ук урта уку йортларында, вузларда Юл хәрәкәте иминлеге дәресләрен ешрак оештырырга, бу юнәлештә яшьләр белән тыгызрак эшләргә, шәһәр урамнарында социаль реклама белән баннерлар эләргә карар кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев