Чистай шәһәр суды рәисе Бөтенроссия судьялар съездында катнашачак
ТР Чистай шәһәр суды рәисе Андрей Карпов делегат буларак сайланды.
Һәр дүрт ел саен Россиядә мөһим чараларның берсе – Бөтенроссия судьялар съезды уза, ул суд берлегенең югары органы булып тора.
Анда Россия Федерациясе Югары суды судьялары, кассация судлары, илебезнең республика һәм өлкәләрнең югары судлары рәисләре, Россия Федерациясе Конституция суды, ил хөкүмәте һәм башка структуралар вәкилләре катнашачак.
Съезд делегатлары булып барлык дәрәҗәдәге судлардан һәм юрисдикцияләрдән билгеле санда судьялар тора. Делегат булу дәрәҗәле һәм мөһим миссия. Съезд эшендә катнашучы судья үз төбәге судьялары мәнфәгатьләрен кайгырта. Мондый судья кандидатурасы Россия Федерациясе субъекты судьялары конференциясендә сайлана.
Шунысы игътибарга лаек, X Бөтенроссия судьялар съездына делегат сыйфатында Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды рәисе Андрей Викторович Карпов сайланды.
Мәскәүдә узган ике Бөтенроссия судьялар съездында (1993, 1996 еллар) делегат сыйфатында Татарстан Республикасының атказанган юристы, 1973 елдан 1997 елга кадәр Чистай шәһәр судын җитәкләгән Владимир Андреевич Неганов катнашты.
Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды коллективы өчен шундый югары квалификацияле һәм актив рәисләр җитәкчелегендә эшләү һәрвакыт дәрәҗәле булды һәм шулай булып кала да.
Сүз уңаенда
Съезд суд җәмәгатьчелеге эшчәнлегенә кагылышлы барлык мәсьәләләр, аның эшчәнлеген җайга салучы актлар, шулай ук суд этикасы кодексы буенча карарлар кабул итәргә хокуклы.
Х Бөтенроссия судьялар съезды 2020 елның декабрендә булырга тиеш иде, әмма коронавирус таралу сәбәпле барлыкка килгән пандемиягә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Судьялар Советы вакыйганы 2021 елның декабренә күчерү турында карар кабул итте.
Х Бөтенроссия судьялар съезды Россия Федерациясе Югары судының 100 еллыгына багышланды, аны агымдагы елның 29 ноябреннән 1 декабренә кадәр Дәүләт Кремль сараенда уздыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев