Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды
Мактаулы исем Россия Язучылар берлеге идарәсе карары нигезендә бирелде.
Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды. Мактаулы исем Россия Язучылар берлеге идарәсе карары белән әдәби мирасны саклаудагы, рус әдәбиятында нәфис сүзне һәм классик традицияләрне пропагандалаудагы, әдәби процессны оештырудагы казанышлары өчен бирелде.
Шундый ук исемгә Алабуга да лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан шәһәрләре мондый исемне беренче тапкыр алдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында Чистай ике йөздән артык совет язучысын, шагыйрьләрне һәм аларның гаиләләрен эвакуацияләү урынына әверелде. Нәкъ менә биредә әдәби мирасны саклау буенча актив эш алып барылды.
Скарятин бакчасында Борис Пастернак һәйкәле янында бүләкне тапшыру тантанасы булды. Тарихи вакыйгада шәһәр җәмәгатьчелеге, иҗади интеллигенция катнашты.
Мактаулы бүләкне һәм шәһәр башлыгы Дмитрий Ивановка вымпелны Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов тапшырды.
– Без үз бурычыбызны үтибез һәм шәһәргә, биредә яшәүчеләргә баш ияргә, сыендырганнары, биредә безнең өчен үзенә күрә эталон булып торган мәдәнияткә мөнәсәбәтнең югары дәрәҗәдә булуы өчен рәхмәт әйтергә килдек. Сез боерык, ниндидер күрсәтмә буенча эш итмәдегез. Болар барысы да чын күңелдән башкарылган. Шуңа күрә әләм хаклы рәвештә биредә кала, – диде Николай Иванов, Россия Язучылар берлеге әләмен район башлыгына тапшырганда.
Моңа җавап итеп Дмитрий Иванов Мәскәү делегациясенә шәһәр гербы сурәтен тапшырды.
– Безгә шундый исем бирергә киләчәкләрен узган атнада гына әйттеләр. Бу безнең өчен күңелле вакыйга булды. Без махсус моның белән шөгыльләнмәдек, шундый исемне сорап йөрмәдек. Моны әдәби берләшмә үзе билгеләде. Шәһәр, чыннан да, моңа лаек. Бу исемне саклап калу өчен бик күп эшләнде һәм эшләнә, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Очрашу Борис Пастернакның мемориаль музеенда дәвам итте. Шунда ук «Кичә. Бүген. Иртәгә» дигән әдәби күргәзмә оештырылды. Әдәби кунакханәдә Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз әсәрләрен укыдылар һәм шәһәр белән бәйле иҗади планнары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев