Чистай районында сайлау участоклары ачылды
Бүген VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау
Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла.
Чистай районында барлык 59 участок сайлау комиссиясе үз вакытында, иртәнге сәгать 7дә ачылды. 34 участок авыл җирлекләрендә, 25 участок шәһәрдә эшли.
16 нчы мәктәптә урнашкан 2744 номерлы сайлау участогында ачулынын беренче минутыннан ук җанлы. Нәкъ 7.00 сәгатьтә бирегә беренче сайлаучылар килде. Әлеге участокка барлыгы 2000нән артык сайлаучы керә.
Чистайда 46 меңнән артык сайлаучы исәпләнә, районда – 13 меңнән артык.
Шәһәрдә 2 сайлау участогы, районда 2 сайлау участогы электрон тавыш бирү өчен техник чаралар белән җиһазландырылган .
Исегезгә төшерәбез, барлык сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Татарстанда тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгы артыннан күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр.
#ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев