Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында санитар-экологик икеайлык бара

Киң күләмле кампания 1 апрельдә старт алды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Санитар-экологик икеайлыкның төп максаты – әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерү. Бу чорда бөтен җирдә шәһәр һәм район халкы катнашында чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештырыла.

– Гадәткә кергәнчә, икеайлык берничә этапта уза. Апрель аенда, гадәттә, кар өемнәрен тарату, шәһәр урамнарын, паркларны һәм скверларны, йорт яны һәм юл буе территорияләрен, яр буе зоналарын, бакчачылык ширкәтләрен, гараж кооперативларын җыелган чүп-чардан санитар чистарту, шулай ук контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү һәм урнаштыру эшләре алып барыла. Әлбәттә, рөхсәт ителмәгән урыннарда өелгән чүплекләрне ачыклау һәм юк итү, зиратларны җыештыру мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Ә икеайлыкның икенче яртысында төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре планлаштырылган, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.

Алдагы еллардагы кебек үк, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре якын-тирә территорияләрне генә түгел, аларга беркетелгән җәмәгать киңлекләрен дә тәртипкә китерәчәкләр. Эшләрнең барлык этаплары, җаваплы затлар һәм техника бүлеп бирү буенча хезмәтләр, беркетелгән территорияләр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов имзалаган территорияләрне чистарту буенча икеайлык үткәрү турындагы карарда язылган. Киң күләмле өмә 23 апрельдә узачак дип планлаштырыла.

Ә беренче чәршәмбе өмәләре үтте инде. Аларда оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре якын-тирә территорияләрдә кар өемнәрен тараттылар. Икеайлыкта яшьләр волонтер оешмалары да актив катнашыр дип көтелә. Икеайлык чорында экологлар да көчәйтелгән эш режимына күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев