Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

Ел саен уракка төшәр алдыннан хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасының һәм агрегатларның әзерлеген тикшерәләр. Бу атнада комбайннар парады Чистай районында да узды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Могтәсим Маметов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе бүлеге башлыгы Сергей Дудин составындагы комиссия район хуҗалыклары буенча йөреп, урып-җыю техникасының киләсе эшләргә әзерләге белән танышты.

«Чистай-информ» хәбәрчеләре «Чистай» агрофирмасында авыл хуҗалыгы техникасын карарга бардылар.

Хуҗалыкта нинди мәйданнарда нинди культуралар җыеп аласы барлыгы турында аның башкарма директоры Рәнис Габетдинов сөйләде.

– Быел без урып-җыюга 19 берәмлек комбайн белән керергә планлаштырабыз. Безнең басуларда чәчелгән барлык культураларның да диярлек өлгерү сроклары бер үк. Шуңа күрә безгә бер үк вакытта берничә культураны урып-җыярга туры киләчәк. Бу сезонда безгә 3,5 мең гектарда – көзге бодайны, ә сабан бодаен 800 гектардан җыеп аласы бар. Шулай ук бездә 3 мең гектарга якын мәйданда сабан рапсы, 3 мең гектарда соя, 150 гектарда борчак бар. 4,5 мең гектардан бөртеккә кукуруз һәм 3,5 мең гектардан көнбагыш урып-җыеп, сезонны ябарга планлаштырабыз, – диде Рәнис Габетдинов.

Ул кадрлар белән тәэмин ителеш темасын да кузгатты.

– Кадрлар буенча бездә әлегә проблемалар юк. Барлыгы 19 комбайнга ике кешедән: комбайнчы һәм ярдәмчедән торган экипаж тулысынча комплектланган. Әмма гомумән алганда, авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык проблемасы шактый кискен тора. Шуңа күрә без бу мәсьәләне алдан уйларга тырышабыз. Яшь алмашны кече яшьтән әзерли башлыйбыз. Күп кенә егетләр, бирегә комбайнчы ярдәмчеләре булып килеп, механизаторлар вазифасында калалар. Шулай ук без бу проблеманы техникум белән хезмәттәшлек итеп тә хәл итәбез: ярдәмлекләр әзерләү, факультативлар оештыру, безнең хуҗалык базасында укыту һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе.

Техниканы тикшерү барышында комиссия әгъзалары комбайннарның беренче ярдәм күрсәтү, янгын сүндерү чаралары – янгын сүндерү җайланмалары, көрәкләр, янгын сүндерү машиналары белән комплектлануына аерым игътибар иттеләр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Механизаторлар тавыш сигналлары, техниканың герметиклыгын күрсәттеләр. Моның өчен комбайннар контроль суктыру үттеләр, ул ашлыкның аз күләмдә югалуын күрсәтте. Тәкъдим ителгән барлык техника тикшерү үтте һәм файдалануга рөхсәт алды.

Механизаторлар үзләре дә урып-җыюга күтәренке кәеф белән әзерләнәләр. Быелгы урып-җыю кампаниясе Федор Алексеев өчен ундүртенче инде. Ул 2008 елда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый, ә өч елдан үзе штурвалга утыра.

– Сезон башында һава шартлары авыр булды, чәчү озакка сузылды, әмма без барысына да өлгердек. Хәзер урып-җыюга әзерләнәбез. Җәй коры түгел, шуңа күрә уңыш яхшы булырга тиеш, – дип билгеләп үтә хуҗалык механизаторы Федор Алексеев.

Авыл хуҗалыгында эшләп караганнан соң, ул үзен башка өлкәдә күрми.

– Мин Йолдыз поселогында туып-үстем һәм бүгенге көнгә кадәр биредә яшим. Беренче тапкыр комбайнда 2008 елда эшләп карадым. Минем остазым Ренат Хәбиб улы Мөкминов иде. Миңа дөрес юнәлеш биргәне өчен аңа мең рәхмәтлемен. Шуннан бирле механизатор булып эшлим. Җир эше үзенә тартып тора. Бу өлкәдә эшләп караганнан соң, бүтән беркая да китәсе килми. Кышын сезон башлануын түземсезлек белән көтәм һәм басуга һәрвакыт шатланып чыгам, – ди механизатор.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Федор Алексеев «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында механизаторлар арасында үткәрелгән «Трактор-шоу» профессиональ йөртү ярышында катнашкан. Александр Ромадановский аңа катнашучы дипломын тапшырды.

Комиссия әгъзалары механизаторларга теләкләрен җиткерделәр һәм киләсе урып-җыюда уңышлар теләделәр.

– Сезнең хуҗалыкка килгәч, күзгә ташланган беренче нәрсә – заманча техникада оста эшләүче яшь механизаторларның күплеге булды. Бу, әлбәттә, сөендерә. Димәк, яшь буын җирдә эшләү тәҗрибәсен үзләштерә һәм киләчәктә дә кулланачак. Сездә техника яңа, уңышны югалтулар юк диярлек. Быел уңыш начар булмас. Аны югалтуларсыз җыеп алу өчен берничә факторны: тизлек режимын, комбайннарның дөрес көйләнешен һәм башкаларны исәпкә алырга кирәк. Әмма тагын бер мөһим фактор бар – ул һава шартлары. Һава торышы безнең яклы булыр дип өметләнәбез. Урып-җыю эшләрен имин башкаруыгызны телим. Иң мөһиме –һәркем исән-сау булсын, урып-җыю кампаниясен кыска вакыт эчендә, югалтуларсыз үткәрергә насыйп булсын! – ди Александр Ромадановский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев