Чистай районында бер атна эчендә 2 янгын очрагы теркәлгән
Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.
– 8 апрельдә, 2 сәгать 58 минутта Татар Талкышы авылында Советская урамында янгын чыга. Нәтиҗәдә, уттан бинага зыян килә. Янгынның сәбәбе ачыклана, – дип хәбәр итте Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
9 апрельдә янгын сүндерүчеләр Часовая урамына бардылар.
– 18 сәгать 26 минутта Часовая урамында чүп-чар яна. Янгынның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү, – дип аңлатты янгын күзәтчелеге инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев