Чистай районы башлыгы: «Вакциналаштыру түбән темпта барырга тиеш түгел»
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – Балалар һәм яшьләр иҗат йорты эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавирустан вакцина ясату һәм атналык оператив хәл.
Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.
65 конкурста катнашканнар, 115 призлы урын алганнар
Балалар һәм яшьләр иҗат йорты эшчәнлеге турында директор Ирина Грачева сөйләде. Учреждениедә укыту һәм тәрбия рус һәм татар телләрендә алып барыла. Уку формасы – көндезге. Һәр бала берничә берләшмәдә шөгыльләнергә, аларны алыштырырга хокуклы. Дәресләр төркемләп, индивидуаль яки берләшмәнең барлык составы тарафыннан үткәрелә. Узган уку елында учреждениедә 1661 бала шөгыльләнгән.
Узган уку елында Балалар һәм яшьләр иҗат йорты укучылары төрле дәрәҗәдәге 65 конкурста катнашып, 115 призлы урын яулаганнар.
Балалар һәм яшьләр иҗат йорты ел саен үз мәйданчыгында республика күләмендәге чаралар үткәрә, шуларның икесендә оештыручы була. Бу – «Балачак планетасы» балалар анимациясе фестивале һәм «Җилгә каршы» авиамоделизм буенча шәхси-команда ярышлары. Бу чаралар Татарстанның унөч районыннан килгән укучыларны колачлый.
Туфрак эшкәртү графиктан алда бара
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район кырларында соңгы техник культураларны: җитен, бөртеккә кукуруз, көнбагышны урып-җыю дәвам итә.
Көзге культуралар чәчү бара. Алар 17750 гектарда чәчелгән, бу планның 89 процентын тәшкил итә. «Агро Л», «Закамье Агро», «Родник» хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр.
Силоска кукуруз урып-җыю дәвам итә. 23 мең тонна силос әзерләнгән, бу сенаж һәм печән әзерләүне исәпкә алып, бер шартлы терлеккә 25 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
Туфракны төп эшкәртү дәвам итә, быел ул графиктан алда бара.
4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган
Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаять турында барлыгы 4 хәбәр кергән. Сводкада – 2 урлашу, 2 мошенниклык очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 221 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4. 15 юл-транспорт вакыйгасы булган. Бер җәяүлене бәрдергәннәр. 349 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 7.
Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләде. Район башлыгы килеп туган хәлдә вакциналаштыру түбән темпта барырга тиеш түгел, дип ассызыклады, районның өлкән кешеләре арасында аңлату эшләрен көчәйтергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев