Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы: «Шәһәр юбилеенда илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар була, барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз»

Муниципалитетта аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып Чистай психоневрологик интернатының эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләр торышы, бер атна эчендәге оператив хәл булды.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда үткәрде.

Озак вакытка карау системасы буенча эш алып барыла

Чистай психоневрологик интернатының эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Светлана Сәхапова сөйләде. Бүгенге көндә учреждениедә 286 кешегә хезмәт күрсәтелә, шуларның 19ы хезмәткә яраклы, 261е эшкә яраксыз, 6сының эшкә яраклылыгы чикләнгән. Биредә тәрбияләнүчеләргә медицина, психологик, педагогик, хезмәт, көнкүреш, этик хезмәтләр күрсәтелә. 2021 елдан учреждение озакка карау системасы буенча пилот проектында катнаша. Социаль ярдәм алучылар барысы да өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтүче комплекс лы ярдәм итү системасына керә. Биредә төп максат булып үзләрен тулысынча карый алмаган кешеләргә аларның кешелек дәрәҗәләрен саклап, максималь дәрәҗәдә бәйсезлек тудырып, ярдәм күрсәтү тора.

 

Рапсның уңдырышлылыгы -республикада иң югарысы

Агросәнәгать комплексында эшләр торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында техник культураларны җыю дәвам итә. Аерым алганда, җитен 18 процентта суктырылган, рапс ны җыю төгәлләнә (96 процент). Респуб лика буенча безнең районда рапсның уңдырышлылыгы - республика буенча иң югарысы.

Кукурузны бөртеккә җыю башланды, фаразлау буенча аны әле 2 785 гектарда җыеп аласы бар.

Уҗым культураларын чәчү дәвам итә, хәзерге вакытка фаразлауның 39 проценты яисә 7750 гектар уҗым культуралары чәчелгән.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 7 кеше тоткарланган.

Бер атна эчендә булган оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начльнигы урынбасары Сергей Атуров сөйләде. Җинаятьләр турында барлыгы 13 хәбәр керде. Сводкада урлау, мошенниклык турында 3әр факт. Элек административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы, теракт турында ялган хәбәр, транспорт чарасы белән хокуксыз идарә итү, талау, растрата, хакимият вәкилләрен мыскыл итүнең 2 очрагы теркәлгән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 210, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 7 кеше тоткарланган. 16 юл- транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Административ җаваплылыкка 341 кеше, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен 8 кеше тартылган. Йомгаклау азагында Дмитрий Иванов Чистайның 240 еллыгына багышланган бәйрәмнең программасы белән таныштырды. Барлык чистайлыларны һәм шәһәр кунакларын булачак бәйрәмгә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев