Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы коммуналь хезмәтләргә бозлавыкны бетерү буенча эшне көчәйтергә кушты

Чистай муниципалитетында узган атналык планерканың төп темалары – язылу кампаниясе барышы, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше, эпидемиологик һәм оператив хәл булды.

2022 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясе бара

2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенең барышы турында җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Илфат Мәгыйзов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта газетага 1,5 меңнән артык кеше язылган. Гадәттәгечә, иң актив әбүнәчеләр – шәһәр суды, салым инспекциясе, янгын сүндерү часте һәм социаль яклау бүлеге. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, «Чистопольгаз», электр челтәре, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге уңай яктан билгеләп үтелде.

Тәүлеклек савым 58 тонна тәшкил итә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Ул үз чыгышында терлекләрнең баш санын идентификацияләүгә басым ясады. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләрнең 18 проценты программага кертелгән, бер атна эчендә 74 баш терлеккә тамга салынган.

Бер атна эчендә хуҗалыкларда, авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 400 тоннадан артык сөт җитештерелгән, 391 тонна сатылган. Бүгенге көндә тәүлеклек савым 58 тонна тәшкил итә. «Агро Л», «Молко» хуҗалыкларында уңай динамика күзәтелә.

Ахырда Александр Александрович язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда техниканы: чәчкечләрне, культиваторларны, тракторларны ремонтлау дәвам итә.

272 хокук бозучы административ җавапка тартылган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. 6 декабрьдән 13енә кадәр җинаятьләр турында теркәлгән хәбәрләр һәм гаризалар саны 2дән 8гә кадәр арткан. Бер атна эчендә 7 урлашу очрагы теркәлгән, шуларның 4се – дистанцион, ягъни банк карталарыннан. Административ җәзага тартылган булган затка карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатылган. Исерек килеш руль артына утырган өчен чистайлы кабат тоткарланган. Административ җаваплылыкка 272 хокук бозучы тартылган. Шулай ук бер атна эчендә хакимият вәкилен мыскыллау, 2 кыйнау, 7 вак урлашу очрагы теркәлгән.

 

Госпитальдә 48 пациент дәвалана, шуларның 21е чистайлы

Район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибына вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм вакцинация барышы турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Рәис Мостафин сүзләренә караганда, госпитальдә 48 пациент дәвалана, шуларның 21е – чистайлы. Ашыгыч ярдәм чакырулары буенча тоткарлыклар юк. Күчмә бригадаларның актив эшләвенә карамастан, гриппка каршы прививка ясатуга караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация йомшак темплар белән бара.

Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина, узган хисап атнасы белән чагыштырганда, кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының өч тапкырга кимүе күзәтелә, дип өстәде. Шәһәр һәм районның уку йортлары – аерым контрольдә.

Ахырда Дмитрий Алексеевич коммуналь хезмәтләргә бозлавыкны бетерү буенча эшне көчәйтергә кушты.

– Урамнарда тайгак! Ишегалларын, тротуарларны тиешенчә эшкәртегез. Бүген иртән узып барганда урам себерүчеләрнең эшләгәнен күрдем, әмма эш акрын бара. Тиз арада эшне көчәйтегез! – диде Дмитрий Иванов.

Шулай ук башлык предприятие, оешма, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренә Яңа елга әзерлек эшләре турында да искәртте. Ул биналарны бәйрәмчә бизәү мәсьәләсенә җитдирәк карарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев