Чистай районы башлыгы балалар йортына вакытлы матбугат яздырды
«Игелек агачы» акциясенә район, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хакимият хезмәткәрләре кушылды.
2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе ахырына якынлаша.
Газета редакциясе почта бүлекчәсе аша язылучылар өчен 6 декабрьдән 16сына кадәр язылу ункөнлеге үткәрде. Россия почтасы үткәрә торган «Игелек агачы» хәйрия акциясе дә актуальлеген югалтмый.
Атна саен үткәрелә торган планерка алдыннан хакимияттә гадәткә кергән «Игелек агачы» хәйрия акциясе үткәрелде, аның барышында муниципалитет хезмәткәрләре ветераннар, картлар һәм инвалидлар йорты, балалар йорты һәм башка социаль учреждениеләр, туганнары өчен «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарына язылу рәсмиләштерделәр.
Район башлыгы Дмитрий Иванов та республика акциясен читләтеп узмады. Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләргә тематик журналларга язылу бүләк итте, башка социаль учреждениеләр өчен газеталар яздырды. Дмитрий Алексеевич яздырган басмалар арасында «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы да бар.
– Мин укырга кирәк дип саныйм. Бу үсеш. Бүген дөнья алга бара, замана белән бергә атларга өлгерергә һәм хәтта бер адым алга барырга кирәк. Интернетта мәгълүматның тизрәк чыгуы аңлашыла, «Чистай-информ» газетасы сайтында кызыклы яңалыклар күп, әмма басма версиясендә эксклюзив бар, шуңа күрә миңа анысын да, монысын да укырга ошый, – дип безнең белән уртаклаша район башлыгы.
Берничә минут эчендә вакытлы матбугатка ташламалы бәядән 20гә якын кеше язылды. Каталогта төрле яшь аудиторияләре өчен журналлар, газеталар тәкъдим ителде.
– Миңа газетаны кулга алып, битләрен карап чыгу, таныш йөзләрне күрү, мәгълүмат уку ошый. Ни кызганыч, басма продукциягә кызыксыну кими. Әмма аның әһәмиятен югалтмау өчен, без бөтен көчебезне куябыз. «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр алдыра торган популяр басмалар өчлегенә керә, – ди Чистай районара почтамт җитәкчесе Вячеслав Воробьев.
Хәйрия акциясенә Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, предприятие, оешма җитәкчеләре, хакимият хезмәткәрләре дә кушылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Игелек агачы» һәр ярты ел саен уза. Гади гражданнар да акциядә актив катнаша. Язылуны үзегезгә уңайлы булган теләсә нинди ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин. Гадәттәгечә почта бүлегендә, Интернетта Россия почтасы сайтында яки почтальонны 5-43-39 телефоны буенча өйгә чакыртып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев