Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай полициясе ветераны Камада батучы баланы коткарган

Эчке эшләр министрлыгы ветераны Виктор Кудрин батып баручы бала артыннан суга сикергән, аны су астында эзләп тапкан һәм гомерен саклап калган.

 

Ул көнне Виктор Кама елгасында иске пляж янында балык тота. Бер мәлгә аның колагына: «Бата!Бата!» – дигән сүзләр ишетелә. Аңардан ерак та булмаган бер балыкчы кычкыра икән. Виктор камышлар ягына карый, шул ук вакытта икенче яктагы елганың култык ягына да күз сала... Күптән түгел генә ул бу якта бер бәләкәй малайны күргән була. Хәзер исә малай анда булмый. Виктор судан баш күренүен һәм кабат су астына төшеп китүен генә күреп кала...

Ике дә уйлап тормыйча, ул баланы коткарырга ашыга. Моңа кадәр аңа култыкның икенче ягына, камышлар янына йөзеп килергә кирәк була.

– Мин малайны соңгы тапкыр күргән җирдә чума башладым. Аны су астында күрдем, ул миңа күзләрен ачып карап тора иде, – дип искә төшерә Владимир Кудрин. – Куркыныч иде. Мин аның кулыннан тарттым, басарга теләдем, ә суның төбе юк. Нәкъ шул урында, күрәсең, чокыр булган һәм бала аны-моны аңламыйча шунда атлаган...

Кечкенә генә, ябык кына малай була бу. Виктор аны ярга алып чыгып, организмын судан чистарту өчен тернәкләндерү чаралары үткәрә. Бала аңына килә һәм елап җибәрә.

Полицейский малайга җиде яшь булуын һәм пляжга үзе генә килүен ачыклый. Виктор полициягә хәбәр итә һәм баланы балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре кулына тапшыра.

Кич белән өйгә кайткач, ул баланың хәлен белергә теләп, полиция бүлегенә шалтырата. Аңа малайның үзен яхшы хис итүен, өенә, әти- әнисенә тапшырулары турында сөйлиләр. Бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә, гаилә профилактик исәптә тора. Ул көнне әни кеше эштә булган, малайны исә өлкән кызы белән калдырган.

Отставкадагы полицейский ның грамоталы, тәвәккәл гамәлләре аркасында гына биредә фаҗига булмый кала. Виктор исә моны батырлык дип санамый, «минем урында һәркем шулай эшләр иде», ди.

Виктор Анатольевич органнарда 30 елдан артык хезмәт итә. Лаеклы ялга полициянең өлкән прапорщигы булып оператив дежурный ярдәмчесе вазифасында чыга.

Хезмәт итү чорында аның белән катлаулы хәлләр, билгеле, күп була, әмма баланы судан беренче тапкыр гына тартып чыгара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев