Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган планерканың төп темалары – коммерцияви булмаган оешмаларның ресурс үзәге эшчәнлеге, атналык оператив хәл булды

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – ресурс үзәге эшчәнлеге, атналык оператив хәл булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Ресурс үзәге – мөмкинлекләрне активлаштыру мәйданчыгы

«Бердәмлек» социаль-коммерцияви булмаган оешмаларның ресурс үзәге эшчәнлеге турында аның директоры Софья Хәсәнова сөйләде. Муниципальара ресурс үзәге – республикада булдырылган 6 үзәкнең берсе. Аның максаты – коммерцияви булмаган секторны үстерү, яңа технологияләр тарату, гамәлдәге коммерцияви булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм яңаларын формалаштыру, гражданнарны активлаштыру, хакимият белән хезмәттәшлек итү. Аның җаваплылыгы чикләренә Кама аръягы икътисади зонасы районнары керә. Бу территориядә 299 коммерцияви булмаган оешма теркәлгән, Чистай районында – 72. Спас, Чистай һәм Нурлат районнары коммерцияви булмаган оешмаларның активлыгы буенча даими рәвештә алда баралар. Безнең шәһәр территориясендә социаль проблемалар спектрын хәл итүгә юнәлдерелгән 5 яңа оешманы теркәү өчен документлар әзерләнде.

Күптән түгел безнең коммерцияви булмаган оешмалар республика конференциясендә катнаштылар. Чистай делегациясе «Үсеш» заманча модульле үзәк, «Камалия» ял итү-үстерү үзәге, мөхтәсибәтнең «Социаль ашханә» проекты, «Җиңү солдатлары» китабы белән таныштырды. Алар барысы да иң яхшы социаль практикалар җыентыгына керде.

Узган ел мәдәни башлангычлар Президент фонды булдырылды. Аның ярдәмендә социаль бурычларны тормышка ашыру өчен яхшы финанс ярдәме алырга мөмкин. Шунысы сөенечле, фондның беренче конкурсында чистайлылар «Рябиновчылар» проектын тормышка ашыру өчен миллион сумга якын грант алдылар. Проектның максаты – иске диндәгеләр Чистае, меценатлар турында сөйләү.

Район башлыгы Дмитрий Иванов ресурс үзәгенең киң эшчәнлегенә уңай бәя бирде, ТҖСларның грант проектлары өстендә актив эшләүләрен, алынган акчаның шәһәрне төзекләндерүгә сарыф ителүен билгеләп үтте.

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан

Узган атнадагы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. 13 июньнән 20 июньгә кадәр җинаять турында 5 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 2 мошенниклык, 2 урлашу, административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.

Юл-транспорт вакыйгалары саны арткан һәм 26 очрак тәшкил иткән (16 – шәһәрдә, 10 – районда), 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 1 кеше вафат булган. 3 машина йөртүче юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качкан. Административ хокук бозулар өчен 325 кеше тоткарланган, шуларның 270е – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, 6сы транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Чистай утарлары иң актив булган

Узган якшәмбедә чистайлылар республика башкаласында узган Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Безнең шәһәр рус стилендә яңа программа тәкъдим итте.

– Безнең утар казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында популяр иде, иң активларның берсе булды, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов. – Хәзер безгә Пермьдә узачак Сабантуйда үзебезне күрсәтергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев