Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, оператив хәл һәм коронавируска бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар

Аппарат киңәшмәнең төп темалары – районда коронавируска бәйле вәзгыять, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау дәвам итә

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов хәбәр итте. Узган атнада 52 тоннадан артык сөт савылган. Төрле сөт комбинатларына 50 тоннадан артык сөт сатылган. Бер сыердан уртача савым 12 литр тәшкил итә.

15 көн эчендә 135 бозау туган.

Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында тракторларның – 85 проценттан артыгы, чәчү комплексларының 80 проценттан артыгы ремонтланган. Ремонт эшләре дәвам итә.

Ялган акча купюрасы ачыкланган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 10 хәбәр кергән. Сводкада – 4 мошенниклык, 1әр – наркотикларны тартып алу һәм сату, 3 урлашу очрагы. 5000 сумлык ялган акча купюрасы ачыкланган. 21 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 259, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 3 кеше тоткарланган.

Административ хокук бозулар кылган 367 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 10, тынлыкны һәм тынычлыкны бозган өчен – 1.

Авыруны кисәтүнең мөһим чарасы – вакцинация

 

Соңыннан «Чистай үзәк район дәваханәсе»нең баш табибы Рәис Мостафин районда коронавирус белән авыраучылар турында сөйләде.

– Хәл киеренке кала, – дип хәбәр итте Рәис Роберт улы. – Хәзерге вакытта госпитальдә75 пациент дәвалана, шуларның 41е – чистайлы.

Соңгы 4 көндә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны арткан.

Район башлыгы коронавирус инфекциясен кисәтү чараларын үтәргә: битлекләр кияргә, социаль дистанцияне үтәргә һәм, әлбәттә, вакцинацияләнергә чакырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев