Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган чираттагы планеркада терлекчелек мәсьәләләре, коронавируска каршы вакцинация һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – опека һәм попечительлек бүлеге эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл.

 

Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

2021 елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 12 ятим балага күбрәк ачыкланган

Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге турында начальник Светлана Сударкина сөйләде. Бүлек районның балигъ булмаган балалары арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтү системасы субъектларының берсе булып тора. Бүлекнең төп бурычы – ятим балаларны ачыклау һәм алга таба бер ай эчендә аларны урнаштыру. Узган елны 22 бала ачыкланган, бу алдагы ел белән чагыштырганда, 12 сабыйга күбрәк. Шул ук вакытта әти-әнисенең үлеменә бәйле рәвештә, бары 10 бала гына ятим калган.

Балаларның барысы да урнаштырылган. 14 балигъ булмаган бала туганнары гаиләсенә опекага тапшырылган, бер бала сыендыручы гаиләгә билгеләнгән, 5 бала Чистай балалар йортына урнаштырылган.

Бер атна эчендә 370 тонна сөт сатылган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 403 тонна сөт савылган. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 13,2 килограмм тәшкил иткән. 370 тонна сөт сатылган, уртача сатып алу бәясе 31 сум тәшкил итә. «Агро Л», «Молко» хуҗалыкларында сөт җитештерү үсеше күзәтелә, шулай ук фермерлар буенча да уңай динамика күзәтелә. Савым кимүгә юл куйган хуҗалыклар хәлне төзәтү өстендә эшлиләр.

Мөгезле эре терлек үрчетү буенча эш дәвам итә. Бер атнада 131 бозау туган.

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Хәзерге вакытта 10 795 тонна орлык тикшерелгән, бу планның 96 процентын тәшкил итә.

Юл-транспорт һәлакәтендә чистайлы һәлак булган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаять турында барлыгы 4 хәбәр кергән. Сводкада – 3 урлашу, мошенниклык очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 263 кеше тоткарланган, 5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. Юл-транспорт вакыйгасында 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, бер кеше һәлак булган. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Административ хокук бозган 382 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 10, тынлыкны бозган өчен – 2.

Вакцинация темплары сөендерми

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин коронавируска бәйле вәзгыять һәм вакцинация барышы турында сөйләде.

– Вәзгыять (коронавирус буенча) контрольдә тотыла, әмма тулаем Кама аръягы буенча кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыраучылар саны арту күзәтелә, – дип хәбәр итте Рәис Роберт улы. – Хәзерге вакытта госпитальдә 19 кеше дәвалана, шуларның 8е – чистайлы.

Вакцинация темплары «сөендерми» дип билгеләп үтелде. Бер көндә якынча 50 кеше прививка ясата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев