Чистай муниципалитетында узган чираттагы планеркада санитар-эпидемиологик хәл, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, булачак бәйрәмнәргә әзерлек турында сөйләштеләр
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – муниципаль район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.
Битлек режимы бетерелсә дә, кисәтү чараларын дәвам итәргә кирәк
Муниципаль район территориясендә урнашкан санитар-эпидемиологик хәл һәм эпидемик авыруларны кисәтү чаралары турында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина сөйләде. Флюра Сәлим кызы, барыннан да элек, Татарстанда битлек режимы бетерелүгә карамастан, предприятиеләрдә һәм оешмаларда коронавирус инфекциясен кисәтүнең барлык чараларын дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Аерым алганда, термометрия һәм эш көне башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышы турында сораштыру, кулларны һәм эш урыннарын дезинфекция чаралары белән эшкәртү.
Йогышлы авырулар билгеләре булган хезмәткәрләр эштән азат ителергә тиешләр.
Тулаем алганда, агымдагы елның биш аенда район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы, әмма киеренке буларак тасвирлана. Кискен респиратор вирус инфекцияләренең – 1919 очрагы (2021 ел күрсәткечләреннән 5 процентка кимрәк), яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2457 очрагы (2021 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 7,7 тапкырга кимрәк) теркәлгән.
Җәйге сезон башлану белән кискен эчәк инфекциясе авырулары һәм холера барлыкка килү куркынычы арта. Флюра Сәлим кызы аларның барлыкка килүен һәм таралуын булдырмый калырга ярдәм итәчәк чаралар комплексы турында сөйләде.
Сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада 372 тонна сөт савылган, бу узган чор белән чагыштырганда 7 тоннага күбрәк. 11 миллион 200 мең сумлык 350 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе – 32 сум.
Терлек үрчетү буенча эшләр дәвам итә, узган атнада 29 баш бозау туган.
Хуҗалыклар планлы чәчү эшләрен төгәлләделәр. Сабан культуралары – 42500 гектарда, бөртеккә кукуруз – 4900 гектарда, техник культуралар – 19000 гектардан артык мәйданда, азык культуралары – 6245 гектарда, күпьеллык үләннәр 8000 гектарда чәчелгән. Бәрәңге буенча план арттырып үтәлгән, ул планлаштырылган 210 гектар урынына 247 гектарда чәчелгән.
4 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 18 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 7 урлашу, 1әр – янап акча алу, транспорт чарасы белән хокуксыз ия булу, административ күзәтчелекне бозу, 3әр – мошенниклык, исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү, 2 теракт турында ялган хәбәр очрагы.
14 юл-транспорт вакыйгасы булган, нәтиҗәдә 3 кеше зыян күргән. Җәяүлене бәрдергәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 282 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 4. Административ хокук бозулар өчен 324 кеше җаваплылыкка тартылган.
Чистайлылар өчен бәйрәм чаралары әзерләнгән
Соңыннан муниципаль район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Баранова бирегә җыелганнарны булачак Сабантуй программасы белән таныштырды.
Дмитрий Алексеевич барлык чистайлыларны Сабантуй һәм Россия көнендә актив катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев