Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында узган чираттагы планеркада оператив хәл, язылу кампаниясе, вакцинация барышы турында сөйләштеләр

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Муниципалитетта узган атналык планеркада 2021 елның II яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары һәм яңасы башлану, оператив хәл, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше, коронавируска каршы вакцинация турында сөйләштеләр.

Ришвәт бирү очрагы теркәлгән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте.

Узган атна белән чагыштырганда, теркәлгән хәбәрләр һәм гаризалар саны 4 очрактан 10га кадәр арткан. Сводкада кабат Интернет аша кылынган мошенниклык бар. Мондый очраклар дүртәү. Бер атна эчендә 4 урлашу очрагы кылынган. 10 мең сум күләмендә ришвәт бирү теркәлгән. 333 хокук бозучы, аерым алганда, баланы карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен 3 ата-ана, административ җаваплылыкка тартылган. 230 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 5се транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен.

2022 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды

«Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ»ның баш мөхәррире Наталья Данилова 2021 елның II яртыеллыгында язылу кампаниясе нәтиҗәләре һәм 2022 елның I яртыеллыгына планнар турында сөйләде. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы Россия Элемтә министрлыгы каршындагы эксперт Советы тарафыннан расланган социаль әһәмиятле массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә керә. Республика буенча район газеталары арасында ул иң көчле басмаларның берсе булып санала. Редакция хезмәткәрләре ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары арасында төрле конкурсларда призлы урыннар алалар.

Наталья Николаевна билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдән 2022 елның I яртыеллыгына яңа язылу кампаниясе старт алды. Почта аша язылу белән беррәттән, альтернатив язылу да гамәлдә. Аны «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясендә Ленин ур., 2-а адресы буенча рәсмиләштерергә мөмкин.

Кукуруз, көнбагыш җыю дәвам итә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Радик Вафин сөйләде. Түбәндәге хуҗалыкларда сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә: «Агро Л» – 9 тонна, «Чистай» агрофирмасында һәр көнне савым 17 тонна тәшкил итә. Терлекләрне исәпкә алу эше дәвам итә, 13 сентябрьгә базага 1664 баш кертелгән. Хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 25,9 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Бөртеккә кукуруз, көнбагыш җыю дәвам итә. Туфракны төп эшкәртү бара, мәйданнарның 96 процентында эш төгәлләнгән.

Район башлыгы Дмитрий Иванов коллектив җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә узачак Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерләнүләрен сорады. Хокук саклау органнарына аларны уздыруда иминлек тәэмин итәргә кушты.

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенең эше турында хисап тотты. 14 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, анда 96 кеше дәвалана. Район башлыгы вакцинация темпларына игътибар юнәлтте. Коллективларда аңлату эшләрен көчәйтергә кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев