Чистай муниципалитетында җитәкчеләр белән атналык киңәшмә узды
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл.
Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Төп максат – үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау
2022 елда «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән җитәкче Ольга Фомина чыгыш ясады. Эшчәнлекнең максаты – яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, тискәре күренешләрне кисәтү, үсеп килүче буынның һәм яшьләрнең психик сәламәтлеген саклау. Моннан чыгып, «Статус» үзәге яшүсмерләр арасында социаль тискәре күренешләрне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыра.
Сөт җитештерүдә уңай динамика күзәтелә
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада район хуҗалыкларында 362 тонна сөт савылган, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, бераз уңай динамика күзәтелә. 11 миллион сумга якын суммага 344 тонна сөт сатылган. Сатып алу бәясе – 31 сум 60 тиен.
Хисап чорында 48 баш бозау туган. Район кырларында уңыш формалаштыру – чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы сиптерү, яфракны тукландыру эшләре дәвам итә. Пар җирләрне механик һәм химик эшкәртү алып барыла.
Бәрдерү нәтиҗәсендә җәяүле һәлак булган
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 10 хәбәр теркәлгән. Сводкада – банк карталарыннан 3 урлашу, 2 – милек, 5 наркотикларны тартып алу очрагы.
15 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2 җәяүлене бәрдергәннәр, шуларның берсе – үлем белән тәмамланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 219 кеше тоткарланган. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен – 6.
Административ хокук бозулар өчен 272 кеше җәза алачак, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 6, тынлыкны бозган өчен – 1.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев