Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай муниципалитетында эш атнасы район башлыгы катнашындагы киңәшмә-планеркадан башланды

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең вакант вазифаларын комплектлау, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Эчке эшләр органнарында – 25 вакант вазифа

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең вакант вазифаларын комплектлау, кадрларны саклау проблемасы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы (шәхси состав белән эшләү буенча) ярдәмчесе Алексей Зюлин хәбәр итте.

Бу проблеманың 2021 елдан бирле актуаль булуы һәм эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләрнең саны кимүе һәм эшләүче хезмәткәрләрнең китүе белән бәйле.

– Бүгенге көндә бүлектә 25 вакант вазифа бар, – дип хәбәр итте Алексей Владимирович. – Шул исәптән полициянең патруль-пост хезмәтенә – 8 хезмәткәр, 5 тикшерүче, 4 участок уполномоченные, полициянең махсус учреждениесенә – 5 хезмәткәр, берәр вакант берәмлектә – җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләренә таләп ителә.

Алексей Зюлин шулай ук РФ Эчке эшләр органнарына хезмәткә кандидатлар сайлау, эшкә урнашу тәртибе турында мәгълүмат бирде. Хезмәтнең өстенлекләре, хезмәткәрләр өчен социаль гарантияләр турында сөйләде.

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнәләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм фермер хуҗалыклары 369 тонна сөт җитештергәннәр. 11 миллион сумнан артык суммага 355 тонна сөт сатылган. Сөтнең уртача бәясе – бер килограмм өчен 31 сум.

Бер атна эчендә 41 бозау туган.

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә, узган атнада 5 трактор, 12 чәчкеч, 8 культиватор һәм катнаш агрегат, 2 чәчү комплексы ремонтланган. Орлыкларга ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелгән.

Сводкада – мошенниклык һәм банк карталарыннан акча урлау

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 6 хәбәр кергән. Сводкада – ахыр чиктә үлемгә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу, 2шәр мошенниклык һәм банк карталарыннан акча урлау, 1 наркотик чараларын тартып алу очрагы. 25 юл-транспорт вакыйгасы булган. 3 машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 226 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 2. Административ хокук бозган өчен – 333 кеше, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен 12 кеше тоткарланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев