Чистай муниципаль районында чираттагы планеркада коронавирусны кисәтү, язгы кыр эшләре башлану турында сөйләделәр
Муниципалитетта узган киңәшмә-планерканың төп темалары – шәһәр һәм район территориясендә коронавирусны кисәтү, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив хәл.
Киңәшмәне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.
Иң элек ул яңа җитәкчене тәкъдим итте. Чистай муниципаль районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы итеп Илфат Мәгыйзов билгеләнде.
1нче номерлы «Медиклар йорты» ТҖС эше турында
1нче номерлы «Медиклар йорты» ТҖС эше турындагы мәгълүмат белән аның җитәкчесе Валерий Ваганов чыкты. Узган ел ТҖС тарафыннан микрорайонда яшәүчеләр өчен бик күп чаралар оештырылган, җирле депутатлар тарафыннан халыкны кабул итүләр үткәрелгән. Әгәр халык мөрәҗәгать иткән проблемалар шунда ук хәл ителмәгән булсалар, аларны депутат комиссияләре тикшерүенә чыгарганнар.
Узган ел Татарстан Республикасында иң яхшы җәмәгать үзидарәсе конкурсында грант отканнар. Откан акча «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе стадионында балалар мәйданчыгы урнаштыруга тотылган, шулай ук «Юлдаш»тагы өлкәннәргә бүләкләр тапшырылган: Өлкәннәр көнендә урын өстендә ятучы инвалидларга, Инвалидлар ункөнлегендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, «Юлдаш» спортчыларының җыелма командасына; Яңа ел бәйрәмнәрендә ишле гаиләләрдәге балаларга – 3нче гимназиядә һәм Текә Тау бистәсендәге кадет мәктәбе укучыларына.
Тиешле чаралар күрелсә, коронавирус безгә килмәячәк
Чистай муниципаль районындагы санитар-эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясен кисәтү турында Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина сөйләде.
Флюра Сәлим кызы коронавирус инфекциясенең үзенчәлекләре һәм аны кисәтү чаралары турында мәгълүмат бирде. Ул бирегә җыелганнарга дезинфекция режимын сакларга дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте.
– Әгәр без барлык кирәкле чараларны күрсәк, коронавирус безгә килмәячәк, – дип йомгаклады ул үз чыгышын.
Язгы кыр эшләренә старт бирелде
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең атналык эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 435 тонна сөт җитештерелгән, 413 тонна сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер литр өчен 25 сум 73 тиен. Бер сыердан тәүлеклек уртача савым 12 килограмм тәшкил иткән.
Республиканың җиде районы, шул исәптән Чистай районы да язгы кыр эшләренә кереште, хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру эше бара.
Атналык оператив хәл
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаять турында 11 хәбәр теркәлгән, шуларның 4се ачылган. Сводкада – 5 урлашу, 2 мошенниклык, 1 наркотик чараларны тартып алу, 3 сату очрагы.
18 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше зыян күргән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 298 машина йөртүче һәм җәяүлеләр тоткарланган, шул исәптән исерек хәлдә – 8 кеше, өстәвенә, аларның берсе кабаттан, аңа карата җинаять эше кузгатылачак. 372 кеше административ җаваплылыкка тартылган, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 4 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев