Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципаль районында атналык планерка РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов катнашында узды

Пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов киңәшмәне элеккеге форматта алып барды.

Азык-төлек, дарулар, энергетика ресурслары белән өзеклекләр килеп чыкмаячак

Киңәшмәдә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының контроль буенча комитет рәисе Олег Морозов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу аның Украинада махсус операция башланганнан бирле чистайлылар белән беренче очрашуы.

Эше күп булуга карамастан, ул Чистайга килү һәм үз сайлаучылары белән очрашу өчен вакыт таба алган.

Олег Викторович Дәүләт Думасының контроль буенча комитет рәисе буларак, җаваплылык зонасы, килеп туган шартларда кризистан аеруча зыян күрү ихтималы булган халыкның барлык катлауларын яклау өчен нинди чаралар күрелүе, базарны спекулятив һәм санкцияле йөкләнештән, бигрәк тә азык-төлек, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләр базарын саклау турында сөйләде.

– Бүгенге көндә Россиядә, ким дигәндә, өч төп сегмент: халыкны азык-төлек, дарулар һәм энергетика белән тәэмин итү буенча проблемалар юк, – дип ассызыклады Олег Морозов. – Бүген кибет киштәсеннән әйберләр юкка чыга икән – бу билгеле спекулятив гамәлләр нәтиҗәсе, моны эшләүчеләр җавап тотачак.

Депутат сүзләренә караганда, бизнес өчен йөкләмәләрне һәм бюрократик киртәләрне бетерү – тагын бер мөһим бурыч, ул чакта эшмәкәрләр үз көчләренә, акчаларына урын таба һәм чит ил кешеләре киткән урыннарны тутыра һәм әлеге мөмкинлектән файдалана алачаклар.

Көн тәртибендә – җирле әһәмияттәге мәсьәләләр

Утырыш барышында җирле әһәмияттәге мәсьәләләр дә каралды, аерым алганда, язгы ташуга әзерлек, декларация кампаниясе, 2022 елның икенче яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу кампаниясе башлану, салымнар җыю, санитар-эпидемиологик икеайлыкка әзерлек турында сүз барды. Аларның кайберләре буенча Дмитрий Иванов җаваплы затларга йөкләмәләр бирде.

4 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 11 хәбәр кергән. Сводкада – 5 мошенниклык (алар барысы да ачылган), 5 урлашу, 1 наркотикны тартып алу очрагы.

28 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 263 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4.

Административ хокук бозулар өчен 326 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 7.

Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале пациентлары арасында 10 чистайлы да бар

«Чистай үзәк район дәваханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы вазифаларын башкаручы Михаил Баранов коронавирус белән авыраучылар турында сөйләде.

– Хәл тотрыклы, – дип хәбәр итте ул. Госпитальдә хәзерге вакытта 25 кеше дәвалана, шуларның 10ы – чистайлы. Пациентларның күбесе – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев