Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов 2021 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2022 елга бурычлары турында хисап тота
...
Рәсми
2021 ел Чистай районы һәм Татарстан Республикасы тормышында мөһим вакыйгалар белән истә калды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау елның төп сәяси вакыйгасы булды. Ул татарстанлыларның, шул исәптән чистайлыларның, социаль тотрык лылык, милләтара татулык һәм илебезнең икътисади чәчәк атуына сайлап алынган ышанычның югары потенциалын күрсәтте.
Хакимиятнең барлык дәрәҗә лә рендә сайлаучылар мәнфәгать ләрен депутатлар яклый. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Олег Викторович Морозовка һәм Ольга Ивановна Павловага, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Александр Васильевич Тыгинга, Халит Мәхмүт улы Гарифуллинга, Алсу Габдрахман кызы Тархановага, Шамил Габделхәй улы Яһудинга рәхмәт белдерәм. Чистай районының Мактаулы гражданины Виктор Васильевич Смыковка һәм якташыбыз, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга аерым рәхмәтемне җиткерәм.
Чикләүләргә карамастан, халык өчен иң мөһим көн – Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү югары оештыру дәрәҗәсендә узды. Безнең өчен намус, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган җиңүчеләр буынына тирән хөрмәт күрсәтелде.
Бөтенроссия халык санын алу үткәрелде. Россия тарихында беренче тапкыр халык санын алу «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн-форматта узды.
Туган телләр һәм халыклар бер дәмлеге исеме астында узган ел республикабыз халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтте. Татарстан халыкларының мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән Май чабу, Нәүрүз, Уяв, Питрау кебек берничә чара, Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгының «Пушкин картасы» уртак проекты ярдәмендә районның 3046 укучысы халык иҗатына, мәдәниятенә һәм тарихына кагылды.
Яраткан Чистаебыз өчен узган 2021 ел юбилей елы булды. Чараны оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә Шәһәр көне бәйрәмгә килгән һәр кеше өчен онытылмаслык булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән районда барлык республика программалары тормышка ашырыла. Безнең район, тулаем Татарстан Республикасы кебек үк, уңай социаль-икътисади үсеш белән характерлана. Без капиталь ремонт һәм төзелеш буенча планлаштырылган барлык объектларны да тәмамладык һәм 2022 елга планнар билгеләдек.
Инфраструктура үсеше
Узган ел ахырында заманча Балалар сәнгать мәктәбе үз ишекләрен ачты. Мәктәп янында территория төзекләндерелде. 8нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланды, агымдагы елда ике балалар бакчасын ремонтлауга заявка бирелде.
Авыл җирлекләренең гомуми белем бирү мәктәпләрендә ашханәләр ремонтланды, җиһазлар сатып алынды. Агымдагы елда 3 мәктәпнең азык-төлек блогын ремонтлауга заявка бирелде. «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Физика», «Химия» һәм «Биология» өлкәләре буенча функциональ зоналарга ремонт ясалды.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты нигезендә үзәк район дәваханәсенең стационарын капиталь ремонтлау буенча эшләр дәвам итә, беренче катны төзекләндерү агымдагы елга планлаштырылды. Елгачылар поселогында поликлиника бинасы ремонтланды. Заманча кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең беренче этабы тәмамланды, икенче этапны 2022 елда төгәлләү планлаштырыла.
Шәһәр киңлекләре яңа төс ала. Үзәк мәйдан төзекләндерелде, үзгәртеп төзекләндерүнең икенче этабын 2022 елда үткәрү планлаштырыла.
Уңайлы шәһәр тирәлеге проектлары бөтенроссия конкурсында Яр буен төзекләндерү концепциясе отты һәм 80 миллион сумлык грант алынды.
«Безнең ишегалды» программасы буенча 2024 елга кадәр Чистай районында 292 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. 77 ишегалды төзекләндерелде, шуларның 49ы – узган ел.
Спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура яхшыра. Стадион территориясе төзекләндерелә, 2021 елда ял паркының икенче чиратын төзү эшләре тәмамланды. Ел әйләнәсендә футбол белән шөгыльләнү өчен манеж төзелде. «Гимнаст» спорт мәктәбе үзгәртеп төзекләндерелде. «Ватан» тер ри то риясендә ГТО тапшыру өчен тренажер мәйданчыгы
җиһазлан дырылды. «Ватан» бинасын капиталь ремонтлау планлаштырылды. 12 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды.
Авыл җирлекләрендә чиста су белән тәэмин итү программасы тормышка ашырыла. Чистай Выселкасында суэтем каланчасы куелды. Каргалы һәм Бахта авылларында проект эшләре төгәлләнде.
Нарат Елга авылында – модульле кибет, Йолдыз поселогында авыл Советы бинасы төзелде һәм ачылды. Татар Ялтаны авыл җирлегендә ФАП файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда Түбән Кондрата авыл җирлегендә модульле ФАП төзеләчәк.
Үзара салым программасы буенча авылларда юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү һәм ремонтлау, балалар мәйданчыкларын, паркларны, зиратларны төзекләндерү башкарылган, акчаның берникадәр өлеше урамнарны яктыртуга юнәлтелгән.
Район халкы районны төзеклән дерүдә кызыксынуын күрсәтә, «Халык контроле» системасына гражданнардан кергән меңләгән мөрәҗәгать шуның күрсәткече булып тора. 2021 елда мөрәҗәгатьләр буенча иң күләмле заявка – «Кама» яр буе паркын төзекләндерү һәм җир асты суларын чыгару эшләре булды.
Юлларга асфальт, вак таш җәю, чокырларны ямау буенча планлы эшләр башкарылды. Яктырту челтәрләрен реконструкцияләү төгәлләнде. Чистай районы халкы исеменнән районыбыз үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт белдерәм.
Икътисад
Икътисад уңай динамиканы күрсәтә. Ел саен тулай территориаль продукт арта, 2021 елда бәяләү буенча ул 24,7 миллиард сум тәшкил итте, үсеш темпы – 106,1 процент. Район икътисадына инвестицияләр 5,5 миллиард сум күләмендә бәяләнә. Төяп җибәрелгән продукция күрсәткечләре буенча зур үсеш күзәтелә. 2021 елга фаразлау буенча 13,9 миллиард сум көтелгән булса, район предприятиеләре 19,5 миллиард сумлык продукция төяп җибәрә алган, үсеш темпы – 146 процент.
Икътисадка «Бетар», «Яңа техноло гияләр», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»ның Чистай филиалы, «Восток» фәнни-техник үзәге, «Ак Кремль» сыра кайнату заводы зур өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүе индексы 107,2% тәшкил итте.
2021 елда «Бетар» фирмасына нигез салынуга 25 ел тулды. Бүгенге көндә дә әлеге предприятие ирешелгәннәрдә тукталып калмый, ә төрле өлкәләрдә үз компетентлыгын раслый. Яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен «Бетар» агымдагы елның апрелендә станок лар төзү һәм робототехника цехын ачарга планлаштыра, анда төрле производство ихтыяҗлары өчен махсуслаштырылган трансферт станоклар җитештереләчәк.
«Вектор» өчен дә ел юбилей елы булды, заманча инжиниринг радиокомпаниясе үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. 2021 елда аның «ФтизисБиоМед» бүлендек предприятиесе флюорография снимок ларын цифрлы анализлау проекты белән «Сәламәтлек саклау тармагында инновацион проект» номинациясендә IT Stars премиясе лауреаты, шулай ук «Алтын Меркурий» эшкуарлык өлкәсендә Милли премия фикере буенча инновацион эшчәнлек тармагында иң яхшы предприятие булды. Экипажлары җиңүчеләр пьедесталында булган «Дакар 2021» раллие КамАЗлары «Вектор» радиокомпаниясенең спутник элемтә җайланмалары белән җиһазландырылган.
«Континентал Аутомотив» Россия-Германия предприятиесенең уртак фирмасы җитештерү филиалы үз эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтте.
2021 елда Чистай районы буенча уртача хезмәт хакы 36094 сум тәшкил итте, үсеш темпы – 107 процент. Күрсәткечне күтәрү өчен чаралар күрергә кирәк, чөнки ул республика буенча уртача күрсәткечтән 17 процентка түбәнрәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе кимеде, шуңа да карамастан, мәсьәлә актуаль булып кала һәм яңа предприятиеләргә эшкә урнаштыру хисабына хәл ителәчәк.
«Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе
Дүрт ел инде шәһәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе – яңа проектлар өчен салым ташламалары булган икътисади зона статусына ия. 24 яңа предприятие резидент булды, алар 1074 эш урыны булдырды. Алынган ташламалар хисабына резидентлар 288 миллион сум акчаны янга калдырдылар.
Җитештерүне 17 резидент башлады. 2021 ел башында эшләтеп җибәрелгән кою-механика заводына һәм карабодай, борчак җитештерү һәм эшкәртү буенча «Чистай зернопродукт» предприятиесенә елның икенче яртысында автомобиль компонентлары җитештерү буенча «Меттэм АК», вертолетларны
җылыту системалары буенча – «АВИС» һәм нефть сәнәгате өчен компонентлар җитештерүче «Механик» компанияләре кушылды. Телемедицина комплексларын җитештерүгә «ТатТелеМед» кереште.
Насослар өчен комплектлаучы әйберләр җитештерүче «КамЛит» компаниясе резидентларның иң уңышлысы. Предприятие план күрсәткечләрен арттырып үтәде һәм производствоны киңәйтә.
«Барс» аяк киеме компаниясе, «Уңыш технологиясе» һәм Чистай пластмасса заводы, җитештерү куәтен арттырып, үз эшчәнлеген дәвам итәләр.
2022 елда тагын җиде алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты үз проектын башлап җибәрергә планлаштыра. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары салымнарының өлеше кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан түләнгән салымнарның гомуми суммасыннан 14 процент тәшкил итә.
Сәнәгать парклары
Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен резидентлар шәһәр территориясендә теләсә нинди буш урынны сайлый алсалар да, 24 резидентның 10сы – «Чистай» индустриаль паркы резиденты. Анда 2021 елда 4 миллиард сумлык товар төяп җибәргән 13 предприятие урнашкан һәм эшли, бу районның гомуми төяп җибәрүенең 21 процентынын тәшкил итә. Кече һәм урта бизнес тарафыннан түләнгән салымнарның һәр бишенче сумы индустриаль парк резидентларына туры килә. Алынган ташламалар хисабына парк резидентлары 30 миллион сумнан артык акчаны янга калдырдылар.
Узган ел аккредитацияләнгән шәх си эшмәкәр Стахеевның сәнәгать паркы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен отышлы булып кала. Хәзерге вакытта анда 16 резидент урнашкан, шуларның 5се үз эшчәнлеген узган елда башлап җибәргән, шул исәптән пыяла пакетлар, хромланган металлдан җиһазлар, плитәләр җитештерү буенча.
Кече һәм урта эшмәкәрлек
Коронавирус пандемиясе кече һәм урта бизнес субъектларының активлыгына йогынты ясады. Узган ел кече предприятиеләр саны 54кә кимеде һәм 602 берәмлек тәшкил итте, ә урта предприятиеләр бергә кимеде һәм 5 берәмлек тәшкил итте. Шул ук вакытта кече һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 338 кешегә артты, ягъни 2021 ел башына карата 7,4 процентка һәм 4875 кеше тәшкил итте.
2021 ел ахырына 1661 шәхси эшмәкәр, 2381 үзмәшгуль теркәлгән. Ел башыннан аларның саны 84кә һәм 600гә артты. Үз эшен ачу өчен 64 үзмәшгуль якынча 75 меңәр сум күләмендә 5,6 миллион сумлык ярдәм алган.
Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе үсә. Узган ел ваклап сату әйләнеше 119 процентка арткан һәм 11,7 миллиард сум тәшкил иткән. 9 сәүдә объекты ачылды һәм реконструкцияләнде, 77 миллион сум инвестицияләнде.
Онлайн-сәүдәне үстерү эшчән лекнең мөһим юнәлеше булып кала. Маркетплейсларда районның 238 эшмәкәре теркәлгән. Эшмәкәрләрне укыту республика электрон сәүдә үзәге ярдәме белән «Маркетплейс.Легко» ресурсының бушлай семинарларында үткәрелә.
Район эшмәкәрләренең югары активлыгы эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә күренә. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында иң яхшы эшмәкәрләр Советы» конкурсы финалында Чистай районы эшмәкәрләр Советы абсолют җиңүче булды.
Чистай районының 353 эшмәкәре федераль бюджет акчаларыннан эшләмәгән көннәр өчен субсидия алды. ФОТ 3.0 ташламалы кредитлау программасы буенча 7 эшмәкәр ярдәм алды. 2021 елда районның бизнес субъектлары гомуми суммасы 670,7 миллион булган финанс ярдәме алды.
Чистай районы бюджеты
Чистай муниципаль районының берләштерелгән бюджетына 2021 елда 861,8 миллион сум кергән, план нигезендә 729,2 миллион сум билгеләнгән, план үтәлеше 118 процент тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгы
Сәнәгать белән беррәттән, район икътисадына аграр комплекс та өлеш кертә. 2021 ел ахырына районда 21 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 7843е – сыер. Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 22445 тонна сөт, 1861 тонна ит җитештерелгән. Чәчү әйләнешендә 56 мең гектардан артык чәчү мәйданы бөртекле культуралар өчен билгеләнгән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 122 мең тонна тәшкил итте, уңдырышлылык һәр гектардан – 25 центнер.
Инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә күп көч һәм акча сарыф ителә. Сөт терлекчелеген үстерү эше «Агро Л»да башкарыла, терлекчелек комплексы модернизацияләнә. «Чистай» агрофирмасы техника һәм җиһазлар сатып алды. «Чистай Агро» эшчәнлеген
киңәйтә – ашлык киптерү комплексы төзелә, техника һәм агрегатлар сатып алына. «Кама Агро» компаниясе тарафыннан киптерү комплексы һәм ашлык саклау урыны төзелә. 2021 елда инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту буенча эш алып барылды.
Район территориясендә 85 КФХ һәм 6208 шәхси ярдәмче хуҗалык үз эшчәнлеген алып бара. Хуҗалык итүнең кече формаларын камилләштерү «Яңа эш башлаучы фермер» һәм «Агростартап» программалары ярдәмендә мөмкин, 2015 елдан алар тарафыннан гомуми суммасы 100 миллион булган грантлар алынган.
Чистай районында корылыкка бәйле вәзгыятькә карамас тан, узган елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы 2,7 миллиард сум тәшкил итте. Быел районның агросәнәгать комплексы алдында 5 проценттан артык үсеш темпын саклап калу бурычы тора.
Фермерларга ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Инвесторларыбызга, хуҗалыклар җитәкчеләренә, фермерларга һәм авыл халкына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.
Туризм
Туризм тармагы пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә кире кайтты. Узган ел белән чагыштырганда, 80 процентка артты. Безнең шәһәргә 63 мең турист килеп китте, 60 судно керде.
«Кече тарихи җирлекләр террито рия ләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» БРИКС яңа үсеш банкы белән проектны гамәлгә ашыру кысаларында проект эшләре башланды, шул исәптән яңа пассажирлар пристане төзү буенча да.
Социаль өлкә
Икътисади һәм сәяси өлкә белән беррәттән, социаль тармак та мөһим роль уйный. Демографик хәл борчу тудыра, районда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Өстенлекле бурычлар булып сәламәтлекне сак лау, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү тора. Гаилә тәрбиясе традицияләрен популярлаштыру буенча эш тулы көченә алып барыла. Моның нәтиҗәсе булып ЗАГС бүлеге эшчәнлегенең республика рейтингында 1нче урын алуы тора.
Сәламәтлек саклау
Кан әйләнеше системасы авыруларыннан, яман шештән эшкә яраклы һәм кече яшьтәге халык арасында үлүчеләр саны кими. Балалар поликлиникасы эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуы республика һәм федераль күләмдә билгеләнә. Тоз шахтасын ачу проекты белән учреждение «Татнефть» ПАО грантына ия булды. Хезмәт «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» исемлегенә керде. Ике ел дәвамында коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкән табибларга аерым рәхмәт белдерәм!
Мәгариф
Социаль өлкәдә мәгариф зур роль уйный. 2021 елда мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаучылар 70 кеше, бу былтыргы белән чагыштырганда 11 кешегә күбрәк дигән сүз. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 1нче лицей. 1, 3нче гимназияләр, 4нче мәктәп аерылып тора. Алар БДИ буенча химиядән, математикадан, инглиз теленнән һәм рус теленнән ике нәтиҗә буенча максималь балл җыйдылар. 11сыйныф укучылары 80 балл һәм аннан күбрәк 218 нәтиҗәгә иреште.
Яшьләр сәясәте
2021 ел яшьләр сәясәте учреж дение ләре өчен бик уңышлы булды. Волонтерлар хәрәкәте үсә, «Выстрел» отряды эзләнү экспедицияләрендә катнаша. «Батыр» клубының «Бадминтон» секциясендә тәрбияләнүчеләр төрле ярышларда җиңү яуладылар, алар 15 тапкыр төрле бүләкләргә лаек булдылар.
«Статус» үзәге социаль әһәмият тәге проектларның республика конкурсларында 3 грант отты. Җәйге сәламәтләндерү кампанияләре буенча Чистай районы иң яхшылар рәтендә.
Мәдәният
Мәдәни чаралар барыннан да элек Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Узган ел районның мәдәният учреждениеләренең 14 проекты грант иясе булды. «Мәдәният» милли проекты кысаларында Кубас китапханәсе модельле китапханәләрне оештыру конкурсында җиңүче булды.
Спорт
2021 елда районның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр төрле рангтагы ярышларда катнаштылар, призлы урыннар алдылар. Екатерина Бурмакина июль аенда Литвада үткән үсмерләр арасындагы гир спорты буенча ярышта дөнья беренчелегендә чыгыш ясады.15 яшьлек чистайлы үз үлчәм категориясендә иң көчлеләрдән булып, 1нче урын яулады, дөнья чемпионы булды. Румыниядә армрестлинг буенча дөнья чемпионатында «Лидер» һәм «Батыр» спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.
Территориаль җәмәгать советлары Власть органнары һәм халыкның үзара хезмәттәшлегенә гамәлдәге территориаль советлар зур өлеш кертә. Ел саен Чистайның ТҖСлары конкурсларда катнашалар һәм республикада иң яхшылар дип табылалар. Гомуми эшнең нәтиҗәсе булып иң яхшы муниципаль практиклар Бөтенроссия конкурсында «Районда яшәүчеләр белән нәтиҗәле «кире элемтә»не һәм ТҖС үсешен тәэмин итү» номинациясендә җиңү тора.
«Минем депутат» проекты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» партия проекты кысаларында яшәүчеләрдән наказлар җыелды. Алар хезмәт коллективларында, гражданнар җыеннарында яңгырады, шулай ук Мобиль иҗтимагый кабул итү адресына да килде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә хәл ителде, бер өлеше тиз арада хәл итәргә планлаштырыла.
Ришвәтчелеккә каршы сәясәт
Районда ришвәтчелеккә каршы сәясәт тормышка ашырыла. 2021 елда Чистайның хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге 17 җинаять теркәл гән һәм тикшерелгән. Прокуратура тарафыннан 88 хокук бозу ачыкланган. Киләчәктә аларны бетерү буенча 50 протест һәм 14 гариза кертелгән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 17 вазифаи зат җаваплылыкка тартылды.
Хокук саклау органнары эше
Хокук саклау органнары хезмәткәр ләре: Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, прокуратура, тикшерү комитетлары зур эш алып баралар. Бергәләшеп терроризмга каршы комиссияләр, экстремизмны кисәтү, дини, иҗтимагый, яшьләр, мәдәни оешмалар, массакүләм-мәгълүмат чараларын актив кисәтү эшләренә җәлеп итү үткәрелә. Барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләренә иминлек булдырганнары өчен ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәм!
Дини оешмалар эшчәнлеге
2021 ел эчендә этник һәм дини күп төрле күренешләрне үстерү, төрле халык һәм төрле дин вәкилләренә хас булган мәдәни үзенчәлекләрне аңлау һәм хөрмәт итү буенча күп эшләр эшләнде. Дини оешмалар актив рәвештә конкурсларда катнашалар, грантлар оталар. «Фатыйха» мәчетен, керәшен храмын төзү эшләре алып барыла.
2022 елга бурычлар
Алда безнең гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа, җиңел булмаган бурычлар тора. Татарстан Республикасында 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Чистай районында муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү процессы реформалаштырыла. Агымдагы елда порталга күчү хезмәтләре дәвам итә. Республикада федераль программа продукты белән «Халык контроле» системасын интеграцияләү буенча эш башланды.
Депутатлар корпусы, чистайлылар һәм шәхсән үземнән отчет утырышларында катнашканнары, безнең районның социаль-икътисади үсешендә көчләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатларына, муниципаль берәмлекләр Советына, шулай ук республика җитәкчелегенә, Татарстан Респуб ликасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ихластан җылы рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев