Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов 2020 елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеше һәм 2021 елга бурычлары турында хисап тота

Узган 2020 ел һәркем өчен үзенчәлекле һәм катлаулы булды, пандемия безнең тормышыбызга билгеле бер төзәтмәләр кертте. Без үзизоляция режимын, балаларны читтән торып укытуны, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре эше тукталуны, товарлар, медикаментлар һәм шәхси саклану чаралары кытлыгы кичердек. Карантин чаралары һәм икътисадны алга таба үстерү өчен шартлар саклауда алтын урталыкны табу катлаулы бурыч булды.

ПАНДЕМИЯ ШАРТЛАРЫНДА ЭШЛӘҮ

Чистайда коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 2нче шәһәр дәваханәсе базасында Кама аръягы зонасы районнары халкы өчен 129 урынга исәпләнгән вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале ачылды.

Муниципалитет бюджетыннан госпиталь һәм безнең шәһәргә башка районнардан килгән медицина хезмәткәрләре өчен тулай торакта бүлмәләр төзекләндерүгә 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. 2020 елда госпитальдә 1375 пациент медицина ярдәме алды, шуларның 490ы – чистайлы.

ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән мохтаҗ гражданнар өчен «Ярдәм янәшәдә» акциясе оештырылды.

Волонтерлар көчләрен кызганмыйча, өлкәннәргә ярдәм иттеләр. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар читтән торып укый алсыннар өчен иганәчеләр техника сатып алдылар. Күрсәткән ярдәме өчен Чистай районының Мактаулы гражданины Виктор Васильевич Смыковка аерым рәхмәт белдерәсем килә.

Пандемия булуга карамастан, без Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантана уздырдык. Чараларның берникадәр өлеше онлайн-форматта узды, ә ветераннарны хөрмәтләү һәм котлау алар яшәгән йорт ишегалларында шәхси концертлар белән узды.

Районыбызның хатын-кыз депутатлары җитәкчелегендә «Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» дигән социаль-гуманитар проект тормышка ашырыла. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның героик үткәне турында хәтерне саклауга юнәлгән. Бүгенге көндә Чистайда сугышта катнашкан – 5, Ленинград блокадасында катнашкан 3 хатын-кыз, 2 концлагерь тоткыны һәм 556 тыл хезмәтчәне яши. Безнең бурычыбыз – аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, уңайлы яшәү шартлары тудыру.

Яңа шартларда һәм барлык санитар нормаларны үтәп, без Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү үткәрдек, Татарстан Республикасы Президентын сайладык.

Муниципаль берәмлекнең яңа вәкиллекле органнары сайланды. Бүгенге көндә район буенча – 173 депутат, шәһәр буенча 20 депутат гражданнарның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклый. Узган ел Чистай муниципаль районы Советының 9 утырышы үткәрелде. Депутатларга актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үттек, мәдәният учреждениеләре бик күп чаралар үткәрделәр. Татарстан Респуб­ликасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән предприятиеләрне җитештерә торган продукциядә ТАССРның 100 еллыгы билгесен урнаштыруга җәлеп итү эше оештырылды. Чистай районында 11 предприятие билге урнаштыру хокукына ия булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән барлык республика программалары сакланып калды, ә кертелгән чикләү чаралары социаль-икътисади тотрыклылыкны саклап калырга мөмкинлек бирде. Без капиталь ремонт һәм төзелеш буенча планлаштырылган барлык объектларны тәмамладык һәм 2021 елга планнар билгеләдек.

ИНФРАСТРУКТУРА ҮСЕШЕ

Сентябрь аенда 800 урынга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү учреждениесе – 2 нче лицей ачылды. Бу киләчәк мәктәбе, анда белем бирү һәм тәрбия процессы барлык заманча ысуллар, практикалар, методикалар һәм технологияләр кулланып югары дәрәҗәдә оештырылган.

3нче гимназиягә, Александровка, Кубас мәктәпләренә, 17нче, 23нче номерлы шәһәр балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды. «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Чистай Выселкасы мәктәбендә ремонт үткәрелде. Агымдагы елда 8нче номерлы балалар бакчасын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау төгәлләнде, 120 урынга исәпләнгән, актлар залы һәм ике бию залы булган заманча балалар сәнгать мәктәбе төзелә.

Чистай үзәк район дәваханәсендә капиталь ремонттан соң 3 операция бүлмәсе булган модернизацияләнгән операция блогы ачылды, шуларның берсе «Чиста биналар комплексы» категориясенә керә. Анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге чиста зонага күчүне тәэмин итә торган заманча планировкасы булган яңа бинага күчте.

Бишенче катта кардиологик профильдәге пациент­лар өчен уңайлы палаталар җиһазландырылган. Бер катка түбәнрәк реабилитация комплекслары да булган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган беренчел кан тамырлары үзәге эшли. 2021 елда башка катларга капиталь ремонт һәм заманча кабул итү-диагностика бүлеге бинасын төзү башланды.

Узган елның сентябрь аенда балалар өчен «ДАР» муниципальара тернәкләндерү үзәге ачылды. Үзәк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хезмәт күрсәтә.

Шәһәр киңлекләре төзекләндерелә һәм үсә. Узган ел Виктор Васильевич Смыков ярдәме белән «Ямашнефть» НГДУсы исемендәге бакча төзекләндерелде. Агымдагы елда «Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү» программасы буенча шәһәрнең үзәк мәйданы тәртипкә китереләчәк.

«Безнең ишегалды» программасы буенча якындагы 5 елда күп фатирлы йортларның барлык ишегаллары төзекләндереләчәк. Бу максатка ТР Хөкүмәте 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. 2020 елда программа кысаларында 28 йорт яны территориясендә ремонт үткәрелде.

Спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура яхшыра. Стадион территориясен төзекләндерү дәвам итә, спорт һәм ял өчен кече формалар, бию мәйданчыгы, сәхнә, кафе, скейтпарк урнаштырылган ял паркының беренче чираты төзелде. 2021 елда ял паркының икенче чиратын тәмамлау планлаштырыла, шул исәптән велосипедта йөрүчеләр өчен памп-трек, ябык футбол манежы төзелеше дә.

Яңа бию залы булган «Гимнаст» спорт мәктәбе капиталь төзекләндерелде. Кубас, Мөслим авылларында һәм автовокзал районында 3 спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелде.

8 күпфатирлы йортта, шул исәптән Иске Роман авыл җирлегенең бер күп катлы йортында капиталь ремонт үткәрелде.

Авыл җирлекләрендә чиста су белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылды. Акбулат, Яуширмә авылларында суэтем башнялары урнаштырылды, Чистай Выселкасында эш башланды.

Бахта авылында заманча клуб, ә Четырчыда модульле кибет төзелде. Агымдагы елда Кызыл Ялан авылында 50 урынлык клуб һәм Нарат-Елгада модульле кибет төзү планлаштырыла. Булдырь авыл җирлегенең Йолдыз поселогында башкарма комитет бинасы төзеләчәк.

Кызыл Яр авылында модульле технология буенча ФАП төзелде, ә 2021 елда Татар Ялтаны авыл җирлегендә төзү планлаштырыла.

Үзара салым буенча халык җыеннары оешкан төстә уза. Әлеге программа буенча авылларда юллар ремонтлана, су белән тәэмин итү челтәрләре төзелә һәм ремонтлана, зиратлар тәртипкә китерелә, балалар мәйданчыклары һәм парклар төзекләндерелә, акчаның берникадәр өлеше урам утларын карап тотуга юнәлдерелә.

Район халкы да районны төзекләндерүдә зур кызыксыну күрсәтә. 2020 елда «Халык контроле» системасында 616 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 73 проценты хәл ителде, калганнарын хәл итү планлаштырыла.

Яшьләр урамындагы күперне һәм Энгельс урамында җәяүлеләр өчен күпергә таба төшү юллары ясау 2020 елда башкарылган иң зур эшләрнең берсе.

2020 елда 10 километр юл асфальтланды һәм вак таш җәелде, 5000 квадрат метрда чокырлар ямалды. Ут челтәрләре реконструкцияләнде: 132 багана һәм 633 яктырткыч алыштырылды, 3,5 километр кабель сузылды.

ИКЪТИСАД

Район икътисадында үсеш күзәтелә. Узган елда 5,5 миллиард сум инвестицияләнде. Ел саен тулай территориаль продукт үсә, 2020 елда ул 16,5 миллиардтан 20,6 миллиард сумга кадәр артты.

Икътисадка «Бетар», «Яңа технологияләр», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»ның Чистай филиалы, «Восток» фәнни-техник үзәге, «Ак Кремль» сыра кайнату заводы аеруча зур өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүе индексы 120 процент тәшкил итте.

Килеп туган хәл эшсезлек дәрәҗәсе артуга да йогынты ясады, күрсәткеч 3,6 процентка (1390 кеше) җитте. 2020 ел ахырына хәл тотрыкланды һәм эшсезлек дәрәҗәсе 0,95 процент (371 кеше) тәшкил итте, уртача республика күрсәткече – 1,9 процент. Әмма эшсезлекне киметү мәсьәләсе актуаль булып кала һәм, нигездә, яңа төзелгән предприятиеләргә эшкә урнаштыру хисабына хәл ителәчәк.

Өч ел инде шәһәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе, салым ташламалары булган икътисади зона статусына ия. Шушы чорда 24 предприятие аның резиденты булды. Резидентларның күбесе җитештерүне башлап җибәрде. Эшмәкәрләр 736 миллион сум күләмендә инвестицияләр керттеләр, 644 эш урыны булдырылды, керем күләме 1,8 миллиард сум тәшкил итте.

13 компания: пластик торбалар җитештерүче «Гиперион»; махсус аяк киеме җитештерүче «Барс»; насослар җитештерүче «КамЛит»; электротехник продукция җитештерүче «Элтех»; пластмассадан продукция җитештерүче «Чис­тай пластмасса заводы»; яшелчә үстерүче «Уңыш технологиясе»; көнкүреш җылылык радиаторлары җитештерүче «К-Терм»; чуен әйберләрен коеп ясауны оештыручы «ЛМЗ»; инновацион югары технологияле продукция – мобиль телемедицина флюорография комплекслары җитештерүче «Таттелемед»;          кондитер әйберләре җитештерүче «КФ Мирабель» эшли башлады.

Ел ахырында тагын 3 резидент үз производствосын эшләтеп җибәрде. Чистайның икмәк заводы– «Кама пекаре» компаниясе, кирпеч заводы – «Колизей» компаниясе, 3D коймалар җитештерүче «Сар» заводы барлыкка килде.

2021 елда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булган 11 компания үз проектларын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Алар үз җитештерү мәйданчыкларын төзү этабында торалар яки арендага алынган мәйданчыкларда җиһазларны монтажлыйлар. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларының салым өлеше МСП субъектлары тарафыннан түләнгән салымнарның гомуми суммасында 16 процент тәшкил итә.

Шәһәр һәм районның кече һәм урта предприятиеләрендә 4800дән артык кеше эшли. Аларның продукция әйләнеше 14 миллиард сумнан артык тәшкил итә.

2020 ел ахырына сәүдә предприятиеләре саны артты һәм 556га җитте, 15 кибет ачылды. Узган елда товар әйләнеше 3,2 процентка артты һәм 8,5 млрд. сум тәшкил итте.

Шәхси эшмәкәрләр саны 41гә ки­меде һәм 1807 кеше тәшкил итә. 2020 елда 705 кеше үзмәшгуль статусына ия булды, барлыгы һөнәри керемгә салым кертелгәннән соң 1781 кеше теркәлгән.

Чикләүләр чорында эшмәкәрләр өчен бизнеска ярдәм итү буенча бик күп программалар гамәлдә булды, бу исә районның икътисади тотрыклылыгын саклап калырга мөмкинлек бирде. Предприятиеләргә һәм эшмәкәрләргә эш урыннары санын саклап калулары, җитештерү һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләмен арттырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Чистай муниципаль районының берләштерелгән бюджетына 2020 елда 893,5 миллион сум керде, план нигезендә 799,7 миллион сум билгеләнгән иде. План 111,7 процентка үтәлде.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район икътисадына авыл хуҗалыгы комплексы зур өлеш кертә.

Районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә инвесторлар күп көч һәм акча кертә. Энергиягә бай техника сатып алына, игелә торган культуралар мәйданнары арта, эштә яңа технологияләр кулланыла, терлекчелеккә цифрлаштыру кертелә, заманча терлекчелек биналары үзгәртеп корыла һәм төзелә.

Районда барлыгы 21,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Чәчү әйләнешендә 53 мең гектардан артык чәчү мәйданында бөртекле культуралар чәчелгән. Бөртеклеләрнең тулай җыемы – 195 мең тонна, уңыш һәр гектардан 36,4 центнер тәшкил итте.

Район территориясендә 85 КФХ эшчәнлек алып бара, шуларның 4се 2020 елда ачылды. Ел башына районда 6208 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларда 8325 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу «Яшь фермер» һәм «Агростартап» дәүләт программалары ярдәмендә мөмкин булды. Узган ел дүрт КФХ гомуми суммасы 17 миллион сум булган грантлар алды.

Хуҗалык итүнең кече формалары җитештерә торган продукциянең көндәшлеккә сәләтен һәм сатылышын тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары оештырыла. Барлыгы 4 кооператив теркәлде. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.

Фермерларга ярдәм итү өчен 2020 елда 71 ярминкә үткәрелде, анда чистайлылар 79 миллион сумлык продукция сатып алдылар.

ТУРИЗМ

Пандемия туризм тармагына да йогынты ясады. Узган ел белән чагыштырганда, шәһәргә килүчеләр саны 2 тапкырга кимегән һәм 35 мең турист тәшкил итте.

«Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» БРИКС яңа үсеш банкы белән проектны гамәлгә ашыру кысаларында проект эшләре, шул исәптән яңа пассажирлар пристане төзү буенча проект эше башланды.

СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ

Икътисади һәм сәяси өлкә белән беррәттән, социаль өлкә дә мөһим роль уйный. Демографик хәл борчулы булып кала. Районда берничә ел дәвамында үлгәннәр саны туганнардан артып китә. Бер ел эчендә 652 кеше туган, 1396 кеше вафат булган. Шуңа бәйле рәвештә сәламәтлекне саклау, сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе булып кала.

СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ

Соңгы елларда сабыйлар арасында үлем-китем очраклары тотрыклы рәвештә кими. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр һәм эшкә яраклы халыкның үлем-китем күрсәткечләре республика белән чагыштырганда элеккечә үк югары булып кала. Шуңа да карамас­тан, «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төп күрсәткечләр үтәлгән.

Медицина ярдәменең яңа социаль әһәмиятле төре кертелде. Анжела Вавилова фонды һәм «ТАТНЕФТЬ» хәйрия фонды ярдәме белән паллиатив ярдәм кабинеты ачылды. Хәзер авыр хәлдәге пациентларга ярдәм яшәү урыннары буенча оештырыла, бу безнең районда паллиатив ярдәмнең сыйфатын арттырды.

Табиб кадрларының җитмәве сәламәтлек саклау тармагының  мөһим проблемасы булып тора. Табибларны җәлеп итү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, табиблар белән тәэмин ителеш күрсәткече буенча республика районнары арасында Чистай үзәк район дәваханәсе 12 урында тора.

Табибларны адреслы әзерләү программасы тормышка ашырыла. 6 ел эчендә КДМУга 18 кеше җибәрелде, 2020 елда максатчан юнәлеш буенча шуларның 3се, 50/50 программасы буенча 2 белгеч кайтты. Шуның ярдәмендә 2020 елда максатчан белем алуга җибәрелгән өч белгечнең укып кайтуы хисабына кадрлар кытлыгының планлы рәвештә кимүе күзәтелә.

Районда торак шартларын яхшыртуга грант ярдәме программасы тормышка ашырыла. 2020 елда 2 табиб-белгечкә грант бирелде. «Медицина кадрларын беркетү һәм аларны торак белән тәэмин итү» программасы буенча 5 табиб-белгеч арендага торак алды.

Район медицина оешмаларының югары эше республика һәм федераль дәрәҗәләрдә дә билгеләп үтелә. Шулай, 2020 елда Чистай үзәк район дәваханәсенең «Баланы җиңел табу» бала табу йорты курслары «ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» рес­публика конкурсы лауреатлары дип танылды, шулай ук «Россиянең иң яхшы 100 товары – 2020» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады, хезмәт алтын сыйфат билгесенә лаек булды.

Чистай үзәк район дәваханәсе шулай ук «Ел учреждениесе» номинациясендә «Беренче затлар» перинаталь медицина өлкәсендә Бөтенроссия премиясе лауреаты булды.

СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары системасы тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын үтәүдә мөһим роль уйный. 2020 елда гына да 33 меңнән артык кешегә 302 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.

МӘГАРИФ

Кеше капиталы сыйфатын күтәрүдә мәгариф зур роль уйный. Мәгарифнең санлы трансформациясе – күп елларга исәпләнгән эш. Без сезнең белән аның чишмә башында торабыз. 3нче гимназия һәм 5нче мәктәп «Мәгариф» милли проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша.

Белем бирү процессының нәтиҗәлелеге төрле бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрнең күп булуы белән раслана.

2020 елда 56 укучы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Бигрәк тә 1нче лицей, 1нче һәм 3нче гимназияләр укучылары уңышка иреште, алар рус теле, химия – ике нәтиҗә, математика һәм физика буенча иң югары балл җыйдылар. Ике чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча БДИны 100 баллга тапшырды.

Районның һөнәри белем бирү учреждениеләре үз эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. Чистайның күппрофильле көллияте, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы барлык юнәлешләр буенча зур эш башкаралар.

Районыбызның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2020-2021 елгы төбәк чемпионатында катнаштылар. 1нче гимназия, Йолдыз мәктәбе һәм авыл хуҗалыгы техникумы укучылары дүрт компетенциядә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ, МӘДӘНИЯТ, СПОРТ

2020 елда яшьләр сәясәте учреждениеләре казанышлары тупланмасына бөтенроссия һәм республика конкурсларында, фестивальләрдә һәм спорт ярышларында яңа җиңүләр өстәлде. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, массакүләм мәдәни чаралар үткәрү планнары онлайн-форматта төзәтелде һәм үткәрелде.

Узган ел мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары 85 халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсында һәм фестивалендә катнашты, аларның 67се лауреат булды.

2020 елда районның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәләрдәге ярышларда катнашалар, анда призлы урыннар яулыйлар.

ТЕРРИТОРИАЛЬ ҖӘМӘГАТЬ СОВЕТЛАРЫ

Чистайда сигез территориаль җәмәгать үзидарәсе бар. ТҖСларның нәтиҗәлелеге шуннан гыйбарәт, күп кенә мәсьәләләр гражданнарны кабул итү барышында хәл ителә. 2020 елда ике ТҖС «ТРның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» республика конкурсында җиңүче булды.

ХОКУК САКЛАУ ОРГАННАРЫ ЭШЕ

Районда ришвәтчелеккә каршы сәясәт тормышка ашырыла. 2020 елда Чистай хокук сак­лау органнары тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге 22 җинаять теркәлгән, производствога алынган һәм тикшерелгән.

Прокуратура 40 хокук бозу очрагын ачыклаган. Аларны бетерү һәм киләчәктә булдырмау максатында 25 протест һәм 8 күрсәтмә чыгарылган, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 14 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Терроризмга каршы комиссия утырышлары, экстремизмны кисәтү, кисәтү эшенә дини, җәмәгать, яшьләр, мәдәни оешмаларны, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итү буенча чаралар үткәрелә.

ДИНИ ОЕШМАЛАР

2020 елда этник һәм дини күптөрлелекне үстерү, төрле халыклар һәм дин вәкилләренә хас мәдәни үзенчәлекләрне аңлау һәм хөрмәт итү өчен күп эш башкарылды.

Чистай мөхтәсибәте каршында гаилә институтын ныгыту һәм балаларны иҗади үстерү буенча «Камалия» ял итү-үстерү үзәге актив эшли. 2020 ел ахырында Никольский соборы каршындагы яңа якшәмбе мәктәбе ачылды.

Районда халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелде.

ЙОМГАК ЯСАУ ҺӘМ ПЛАННАР БИЛГЕЛӘҮ

Узган ел вакыйгаларына йомгак ясап, якташларыбызның геройлыгы горурлык хисе уята, ә аларның гамәлләре – чын батырлык үрнәге.

Беренче сыйныф укучысы Радмир Галимов, әле үзе дә бала булуга карамастан, курыкмаган һәм 7 яшьлек кызга бәладән котылып калырга ярдәм иткән, шуның өчен ул «Батырлык һәм кыюлык» медале белән бүләкләнде.

«Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин «Ел кешесе» исеменә лаек булды. Яшь чистайлыларга патриотик тәрбия бирү буенча аның күпьеллык хезмәте бәяләп бетергесез. Дмитрий Владимирович күп еллар дәвамында кыр экспедицияләренә бара, казу эшләрендә катнаша.

Шулай ук һәрвакыт алгы сафта булган табибларыбызның батырлыгын да билгеләп үтәсем килә. Балаларыбызны читтән торып укыткан укытучыларыбызга, санитария-эпидемиология чараларын үтәүне тәэмин итүче Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләргә рәхмәт белдерәм.

Безнең алда гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа һәм катлаулы бурычлар тора. Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алу һәм Дәүләт Думасына сайлау­лар була. Татарстан Республикасында 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, ә чистайлылар яраткан шәһәребезнең 240 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Иманым камил, без бергә барысын да булдырачакбыз, чөнки безнең максатларыбыз, омтылышларыбыз һәм иң мөһиме – эшләргә теләгебез бар!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев