Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай китапханәләрендә Донбасс балаларына китаплар җыялар

Азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм кием-салымнан кала, Чистайдан Донбасска балалар китаплары да җибәреләчәк.

 «Донбасска – китаплар!» Бөтенроссия акциясе 2 апрельдә игълан ителде. Хәзер үзәк китапханәдә 30га якын данә: балалар әкиятләре, повестьлар, энциклопедияләр, хикәяләр, буягычлар һәм башкалар җыелган. Боларның барысын да битараф булмаган чистайлылар һәм китапханәчеләр үзләре алып килгән.

Китапханәнең актив укучысы Рөстәм Әюпов берничә балалар китабы сатып алган. Ул аларны Донецк һәм Луганск балаларына юллый. Егет мондый бүләкләр, аз булса да, малайларны һәм кызларны борчулы уйлардан аралар, дип саный.

– Моңа кадәр хәйрия акцияләрендә катнашканым булмады. Балалар китапларын җыю эше алып барылуын очраклы гына ишеттем. Кибеткә барып, берничә китап сатып алдым. Алар барысы да адресатларга барып җитәр һәм балаларга күңелле тәэсирләр бүләк итәр дип өметләнәм, – ди Рөстәм.

Акция шәһәр һәм районның барлык китапханәләрендә уза. Балалар китапларын 13 апрельгә кадәр алып килергә мөмкин. Алар рус телендә, яңа яки яхшы хәлдә, 2015 елдан соң басылган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев