«Чистай-информ»ның төп бүләгенә Мансур Мостафин ия булды
«Чистай хәбәрләре» әбүнәчеләре арасында үткәрелгән уйнатуда җиңүчегә төп бүләк тапшырылды.
Газета редакциясендә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын укучылар арасында язгы призлар уйнату булды. Анда 31 кеше катнашты.
Конкурсның шартлары гади иде: 2022 елның икенче яртыеллыгына язылуны рәсмиләштерү һәм квитанциясен редакциягә җибәрү. Һәр катнашучыга номер бирелде, җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә ачыкладылар. Дүрт катнашучыбызга бәхет елмайды.
Редакция коллективы газета редакциясенә әйтелгән ачык, ихлас фикерләре, ышаныч күрсәтүләре, тугрылыклары өчен рәхмәт белдерә.
Төп бүләк – электр грильницасын Чистайда яшәүче Мансур Мостафин отты. Ул безнең газетаны күптән укый. Мансур Ибраһим улы әйтүенчә, алар безнең газетаны «Ленин юлы» дип аталган вакытта ук алганнар. Ул күбрәк районның мәдәни тормышы һәм төзекләндерү турында материалларны яратып укый икән.
– «Чистай хәбәрләре» газетасын бар гаиләбез, балалар, оныклар белән укыйбыз. Көтмәгәндә бүләк алуы бик күңелле булды. Хәзер грильницада әзерләгәндә гел сезне искә алырбыз инде, – дип елмая төп бүләк иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев