Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Четырчы авылыннан Гараниннар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үттеләр

Четырчы авылында гомер итүче Михаил Иванович һәм Нина Ивановна Гараниннар үзләренең саллы гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мәхәббәттә һәм татулыкта алар 65 ел гомер кичерәләр. Гаилә мөнәсәбәтләренең озын, ныклы булуын истә тотып, бу датаны тимер туй дип атыйлар.

Михаил Иванович һәм Нина Ивановна барлык туганнары, якыннары, авылдашлары өчен нык, матур, хезмәт сөючән гаилә үрнәге булып торалар. Аларның бар гомере Четырчы авылы белән бәйләнгән.

Михаил Иванович үзенең хезмәт юлын 12 яшьтә башлый, колхоз көтүен көтә, ә 14 яшьтә фермада маллар караучы булып эшли. Шунда пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Михаил Иванович әле бүген дә, 87 яшьтә булуына карамастан, кул кушырып кына утырмый: нәрсәдер ремонтлый, йорт яны территориясен җыештыра, кышын кардан чистарта, җәен печән чаба. Аның тормыш иптәше Нина Ивановна да 15 яшеннән феормада сыер савучы булып эшләгән.

Ирле-хатынлы Гараниннар — өч баланың бәхетле әти-әнисе, хәзер аларның 7 оныклары һәм 11 оныкчык­лары бар. Алар әти-әниләре, әби- бабайлары янына еш киләләр.
Юбилярлар үзләрен әйбәт хис итәләр, актив яшәү рәвеше алып баралар, җәйләрен бакчада эшлиләр.

Аларны тимер туйлары белән Чистай муниципаль рйонының беренче урынбасары Константин Иванов, ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева, Четырчы авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдарова котлады.

Михаил Ивановичка һәм Нина Ивановнага истәлек бүләкләре тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев