Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чемпионат безгә бәһасез тәҗрибә бирде»

1нче номерлы гимназия укучылары «Яшь профессионаллар» Х Милли чемпионатының призерлары булдылар.

5 ел дәвамында 1нче гимназия укучылары Worldskills хәрәкәтендә актив катнашалар һәм остазлары Любовь Владимировна Кубышкина һәм Елена Михайловна Сашина җитәкчелегендә призлы урыннар яулыйлар.

2019 елда Милли чемпионатта гимназия укучылары Розалина Гәрәева һәм Сабина Исламова «Туризм-яшүсмерләр» компетенциясендә 3 урынны яулаган иделәр.

2020 елда гимназистлар кабат өченче урынны яуладылар. Эмилия Хөснуллина – «Туризм-яшүсмерләр», ә Ләйсән Галиева – «Экскурсия эшләрен оеш тыру-яшүсмерләр» ком пе тен циясендә катнашты. 2021 елда Диләрә Нәсый бул лина «Экскурсия эшләрен оештыру-яшүсмерләр» компетен ция сендә 2 урынны яулады.

Быел исә өч 9 сыйныф укучылары «Яшь профессионаллар» милли чемпионатында призерлар арасында булдылар. Эвелина Темникова «Экскурсия хезмәтләрен оештыру-яшүсмерләр» компетенциясендә II урынны яулады. «Туризм-яшүсмер» компетенциясендә Самирә Хөснуллина һәм Рената Яруллина III урынны яуладылар.

Милли чемпионат һәм чем пионат циклының төбәк нәти җәләре буенча аз гына аерма белән Татарстан командасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан калышты һәм икенче урын яулады.

Күптән түгел Казан Крем ленең Вәкиллек корпусында 2021-2022 чемпионат циклы ның Х Милли чемпионат һәм «Яшь профессионаллар» йомгак ярышлары (Worldskills Russia) җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы бүәкләү булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Чистай вәкилләре дә бар иде.

Кызлар ярышларга төрле этап ларда ничек әзерләнүләре, чемпионатта аларга нинди биремнәр үтәргә туры ки лүе һәм мондый югары нәтиҗә ләргә ничек ирешүләре турында сөйләделәр.

– Мин Worldskills чемпионатында моның нәрсә икәнен һәм үземнең мөмкинлекләремне сынап карар өчен катнашырга теләдем. Башта чемпионат өчен башка кызны сайладылар, әмма бәхет миңа елмайды, азрактан миңа катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин ике дә уйламыйча ризалаштым. Чөнки шундый саллы тәҗрибә миңа киләчәктә дә ярдәм итәчәк, – дип сөйли башлады үзенең юнәлеше турында Рената Яруллина.

– Мин туризм темасы белән кызыксынам дип әйтә алмыйм. Әмма аңа тартылу без конкурс сайлап алу турларында катнашкач барлыкка килде. Без аңа тартылып киттек, мавыга башладык. Соңрак исә турлар оештыру, төрле илләрне, аларның культураларын өйрәнү, төрле кешеләр белән аралашу чыннан да бик шәп нәрсә икәнен аңладык! – дип уртаклаша Самирә Хөснуллина.

Әгәр Рената һәм Самирә туризмга чемпионатта катнашканнан соң гына якынайсалар, Эвелинага исә үзен кызыксындырган компетенциядә үзен сынап карар өчен менә дигән мөмкинлек була.

– Экскурсияләр белән кызыксыну чемпионатта катнашканчы барлыкка килде, хәттә мәктәпкә хәтле үк. Минем әти-әнием мәдәниятне бик яраталар иде, мине дә һәрвакыт музейларга, театрларга йөрт теләр. Без бик еш экскурсовод хезмәтеннән файдаландык, мин әлеге һөнәр белән кызыксына башладым. Шуңа күрә дә аны тәкъдим иткәч, мин нык сөендем. Бу үзеңне һәм мөмкинлекләреңне тикшерергә менә дигән чара. Киләчәктә мин шушы өлкәдә үсәчәкмен дип уйлыйм. Әмма әле мин нәкъ менә шушы һөнәрне сайлыйм дип төгәл генә әйтә алмыйм, – дип уйлары белән уртаклаша Эвелина Темникова.

– Сезнең әзерлек ничек үтте? – дип кызлардан кызыксынам мин.

– Бу бик озак, киеренке эшбулды, бер елга сузылды. Башта без төбәк чемпионатына әзерләндек, ул Татарстанннан катнашучылар арасында узды. Без барысын да өйрәндек, күп нәрсәне аңламадык та, югалып калдык, кая, нәрсә язарга икәнен белмәдек. Әмма безгә алдагы елларда катнашкан остазларыбыз ярдәм итте. Алар табличкаларны ничек тутырырга кирәклеген, слайдларны ничек дөрес рәсмиләштерергә кирәклеген һәм башка күп нәрсәләргә өйрәттеләр, – дип сөйлиләр мәктәп укучылары.

«Туризм» компетенциясендә катнашу төрле биремнәр белән дүрт модульне күздә тота.

– Беренче модульдә «клиент лар»ның теләкләрен истә тотып тур сайларга кирәк. Әгәр дә барлык таләпләргә дә туры килмәгән тур табу насыйп булмаса, альтернатива тәкъдим итәргә һәм бу вариантны аргументлаштырып бирергә кирәк иде. Икенче модульдә беркая да

булмаган, үзеңнең үзенчәлекле турыңны тәкъдим итәргә, ә өченчедән, берәр нинди туристик объектны күрсәтергә кирәк. Дүртенче модульдә безне билгесез бирем, «кара тартма» көтә иде, – дип аңлатма бирәләр Рената белән Самирә.

– «Экскурсия хезмәтләрен оештыру» компетенциясендә өч модуль: аудиогид эшләнмәсе (электрон экскурсия), гадәти экскурсия һәм проблемалы хәлләр (алар барысы өчәү иде). Ике очракта миңа рус телендә, бер очракта инглиз телендә сөйләргә кирәк иде. Инглиз теле белән миңа авыр иде, әмма укытучылар ярдәме белән мин ул телне шактый үзләштердем. Миңа шулай ук экскурсияне үткәрү дә катлаулылык тудырды. Мин кайгырдым, кешеләр алдында сөйләргә курыктым Әмма тора-бара кешеләр белән аралашырга өйрәндем, миндә ышаныч артты, – дип сөйли Эвелина.

Төбәк этабында гимназистлар беренчелекне яулыйлар һәм Милли чемпионатта респуб лика җыелма команда составында Татарстанны тәкъдим итәләр.

– Остазларыбыз Любовь Владимировна Кубышкина, Елена Михайловна Сашина, Илдар Сәрвәр улы Кәбиров, Александр Владимирович Паньков, төбәк координацион үзәге тарафыннан ярдәм зур булды. Безнең белән психологлар эшләде. Алар дулкынлану хисләрен җиңәргә ярдәм иттеләр Без 100 процент тырыштык, бездән торган бөтен нәрсәне эшләдек, – дип билгеләп үтәләр кызлар.

– Кайчан нәтиҗәләр билгеле булды һәм сезне, призерлар буларак, кайчан бүләкләүгә чакырдылар? Нинди хисләр кичердегез?

– Башта шок булды, без моны көтмәгән дә идек. Аннары, билгеле инде, гаҗәпләнү һәм шатлык. Безнең призерлар арасында булуыбыз һәм Кремльгә чакырылуыбыз бик күңелле булды. Без анда барганчы нинди озын, тырышлык, үҗәтлек таләп ителгән юл үтүебезне аңлый идек. Бу исә бездә горурлык хисләре тудырды. Безнең янәшәдә безнең кебек үк көч, хезмәт куйган кешеләр дә бар. Гомумән алганда, Worldskills ул шундый хәрәкәт, син биредә шунда ук үз кешегә әвереләсең. Янәшәдә барысы да якын кешеләргә әверелә, аларга булышырга тырышасың.

– Чемпионатта катнашу сезгә нәрсә бирде?

– Чемпионат безгә бәяләп бетергесез тәҗрибә, яңа белемнәр һәм мөмкинлекләр бирде. Worldskills соң безнең туризм өлкәсе белән бәйләнгән бик күп танышларыбыз барлыкка килде. Алар безгә төрле конкурсларда катнашырга тәкъдим итәләр, без ризалашабыз. Чөнки хәзер безнең белемебез, гомуми үсеш өчен кирәк булган практик күнекмәләребез дә бар. Мәсәлән, тиз басу, кирәкле мәгълүматны табу, эмоциональ кичерешләрне тыя белү һәм башка сыйфатлар тормышта барысы да кирәгәчәк. Шулай ук чемпионатта катнашып без яңа шәһәрләрдә булдык, кызыклы күп нәрсәләр күрергә өлгердек.

Кызлар үзләре билгеләп үт кәнчә, югары нәтиҗәләр артында шәхси уңышлар гына түгел, ә укытучыларның, остаз ларының да саллы хезмәте тора.

– Катнашучыларны әзерлә гәндә үҗәтлелек, максатчанлык, яңалыкка омтылу һәм әти-әниләрнең ярдәме мөһим. Укучыларны әзерли башлар алдыннан без гимназия эчендә үзенчәлекле сайлап алу үткәрәбез. Төрле фәннәр укытучылары белән аралашабыз, сөйләмне үстерүгә, инглиз телен белүгә игътибар юнәлтәбез төрле биремнәр эшлибез. Сайлап алу турыннан соң ярышларга ныклы әзерлек башлана, – дип сөйли Людмила Владимировна.

– Еллар дәвамында без балаларга өйрәнү өчен яңа материаллар бирәбез, тәкъдим итүләрне, чыгыш ясау осталыгын камлләштерү өстендә эшлибез. Казан коллегалары да үз киңәшләре белән уртаклашалар. Иң мөһиме балаларда кызыксынуны үстерү, аларга ялкауланырга юл куймау, аларны гел яхшы нәрсәләргә өметләндереп тору. Билгеле, шундый нәтиҗәләргә ирешү бик күңелле. Балалар өчен горурлык арта, без дөрес юлда булганыбызны аңлыйбыз. Киләчәктә тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешергә тырышачакбыз, – дип шатланып сөйли Елена Михайловна.

1нче гимназия укучыларын җиңүләре белән котлыйбыз, аларга уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев