Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чара үткәрелмәсә, билет өчен акчаны кире кайтарырга тиешләр

Кино, цирк, театр яки башка тамаша чараларына билет сатып алу үзенә күрә хезмәт күрсәтү турындагы килешүне төзү булып тора.

Билет кулланучы белән килешү шартлары турында мәгълүматны үз эченә алган һәм, кагыйдә буларак, башкару сәнгате оешмалары һәм музейлар үткәргән тамаша чараларына хезмәт өчен түләү фактын раслаучы билгеләнгән формадагы документ булып тора.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай бүлеге белгечләре аңлатуынча, тамаша чарасын үткәрмәү сатып алучыга акчаны кайтару өчен нигез булып тора.
— Чара гамәлдән чыгарылган очракта, килешүдә кулланучы белән хезмәт күрсәтүнең яңа срогы килештерелергә мөмкин, яисә кулланучы акчаны тулы күләмдә кайтарырга, шулай ук хезмәт күрсәтү срокларын бозу сәбәпле, китерелгән зыянны кап­лауны таләп итәргә хокуклы, — дип билгеләп үтәләр күзәтчелек ведомствосында.
Билет өчен түләнгән акчаны кире кайтару өчен белгечләр кассага яки билет сатып алынган сату агентына акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
— Баш тарткан очракта, чараны оештыручыга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул кулланучы тарафыннан тиешле таләп күрсәтелгәннән соң ун көн эчендә билет бәясен кире кайтарырга тиеш. Кулланучының үтенече канәгатьләндерелмәсә, кулланучы хокукыннан файдаланырга һәм дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда Роспотребнадзорның территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау максатыннан эш буенча нәтиҗә бирү өчен катнашачак, — дип киңәш итәләр Роспотребнадзор бүлегендә.

Билетта:
— чараны оештыручы;
— оешманың урнашкан урыны;
— билет номеры һәм сериясе;
— хезмәт төре (чараның исеме);
— чараның урыны, көне һәм вакыты;
— залдагы урын;
— хезмәт бәясе күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев