Бәйрәмнәр шатлык китерсен өчен
Янгын күзәтчелеге инспекторы иминлек кагыйдәләрен искә төшерде.
Чыршы өлкәннәргә дә, балаларга да күпме шатлык китерә! Миллионлаган Яңа ел гүзәлкәе авыл клубларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, шәһәр һәм район оешмаларында, кешеләрнең йортларында төрле төстәге утлар белән балкый.
Яңа елга әзерләнгәндә һәркем чыршыны матуррак бизәргә тырыша. Болай да булгалый: чыршыны бер урынга куя лар – ошамый, аны башка урынга, үзәк җылыту батареясына яки мичкә якынрак күчерәләр. Ә бенгаль утларыннан, шапылдавык һәм фейерверк лардан башка бәйрәм буламы соң?
Күпләр, иминлек турында онытып, шулай фикер йөртә һәм эшли дә. Ә бу эшләнмәләрне куллану билгеле бер кагыйдәләр белән рег ламентлана, аларны үтәү бәйрәмнең күңелле, фаҗигале вакыйгаларсыз үтәчәгенә ышаныч бирә. Бәйрәмнәр алдыннан әлеге гади кагыйдәләрне Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин искә төшерде.
– Чыршы сатып алудан башлыйк. Ул сертификацияләнгән, ягъни куркынычсыз булырга тиеш. Чыршыны ныклы нигезгә утыртыгыз, аның ботаклары янучан дивар һәм түшәм өслегенә тиеп тормасын, – ди Руслан Рамил улы.
Яңа ел гүзәлен бизәү өчен әйберләрне игътибар белән сайлагыз.
– Шуны истә тотыгыз: чыршыда 12 Вка кадәр көчәнешле, эзлекле кабына торган гирляндалар гына кулланыла ала. Лампочкаларның куәте 25 Втдан артмаска тиеш. Шул ук вакытта электр үткәргечендә зарарланган участоклар булмавын ачыклау мөһим. Урман гүзәлен заводта эшләнгән, туры килү сертификатлары булган гирляндалар белән генә бизәргә кирәк. Чыршыдагы электр үткәргечтә чаткы чыгуын яисә аның артык кызуын сизгән очракта, моның сәбәбен ачыклаганга хәтле аны кичекмәстән сүндереп торырга кирәк, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.
Шуның белән бергә ул Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелүен билгеләп үтте. Ул 2022 елның 9 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
– Янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, шапылдавыклардан кала) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән – 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан 30 метр чикләрендә урнашкан территорияләрдә куллану тыела, – диде Руслан Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев